Казанның Совет районы үзәгендә Камалеев проспекты барлыкка килде
Бүген Казанның Совет районында Татарстан башкаласының Мактаулы гражданины Альберт Камалеев хөрмәтенә мемориаль такта ачуның тантаналы чарасы узды. Истәлекле билге шәһәрнең шул ук исемдәге урамда урнашкан 8-нче номерлы йортта урнаштырылган. Мемориаль тактаны ачу Казан Мэры Илсур Метшин катнашында узды.