Сабантуй мәйданнарында уңайлы һәм куркынычсыз булырга тиеш, - дип саный Казан Мэры
Сабантуй кунакларының куркынычсызлыгы һәм уңайлылыгына аерым игътибар бирү кирәк. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, Казанда Сабантуй 20 июнь көнне уза. Бәйрәм чаралары дүрт мәйдан - Мирный һәм Дәрвишләр бистәләрендәге каен урманнары, Аккош күленең урман-парк зонасы һәм Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында уздырыла. Мирный, Дәрвишләр бистәләрендә һәм Аккош күлендә бәйрәм программасы 10 сәгатьтә башлана, ә Горький паркында - 15.00 сәгатьтә. Казанның Мәдәният идарәсе мәгълүматларына караганда, чараны үткәрү көнендә барлык мәйданнарда медицина пунктлары һәм ашыгыч ярдәм машиналары эшләячәк. Шулай ук милиция дежурлыгы оештырылган. "Бик кызу, яңгырлар көтелми. Янгынга каршы куркынычсызлык беренче чиратта", - дип билгеләде Илсур Метшин. Сабантуй үткәрү урыннарында кирәкле санда чүп-чар җыю контейнерлары һәм биотуалетлар урнаштырыла. "Биотуалетлар җитмәгән очракта, Яр Чаллы һәм Түбән Кама коллегаларыннан алып торырга ярый. Анда Сабантуй инде үтте. Чиратлар булырга тиеш түгел. Халкыбыз һәм Сабантуй кунакларының уңайлылыгы турында алдан кайгыртыгыз", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.