Казан Башкарма комитетының халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсен Арсений Карякин җитәкләде
Марат Мөгыйнов
Арсений Карякин
Казан шәһәр Думасы аппаратының халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсен
җитәкләде. Моңа кадәр ул әлеге бүлекчә җиткәчесенең
беренче урынбасары вазифасын башкарган иде. Аппарат киңәшмәсендә кадрлар
билгеләнеше турында ТР башкаласы мэры Илсур Метшин игълан итте.
«Без Арсений Андреевич Карякинны күптән беләбез. Ул
безнең белән 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданың башкарма дирекциясе
белгече булып эшли башлады, анда хезмәттәшләребез белән зур әзерлек үтте.
Аннары Арсений Андреевич җирле идарә органнарына күчте, «Казан ярминкәсе»ндә
эшләде», – дип искәртте шәһәр башлыгы.
Соңгы дүрт елда Арсений Карякин «Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы эшчәнлеге белән бәйле юнәлештә хезмәт
куйды.
«БРИКС уеннары һәм БРИКС саммиты кебек мөһим халыкара
вакыйгалар алдыннан халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе эше тагын да
җаваплырак һәм әһәмиятлерәк эшчәнлек сорый. Уңышлар һәм нәтиҗәле хезмәт
телибез», – дип йомгаклады мэр.
Юлия Летникова