StartFragment
Казанда хәйрия юнәлешендә «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясе башланды. Чара кысаларында, гадәттәгечә, авыр тормыш хәлендә калган балаларның хыялларын тормышка ашырып булачак.
Акциядә сәламәтлеге чикле яки инвалидлыгы булган 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Теләкләрне 2025 елның 5 декабреннән 20 декабренә кадәр «Игелекле Казан» проекты сайтында теләргә була. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова хәбәр итте.
«Шәһәрдә хәйриячелек мәдәнияте инде шактый югары дәрәҗәгә җитте. Күпләр, бүләк алуга караганда, бүләк бирүнең күпкә текәрәк булуын аңладылар. «Теләкләр чыршысы» бүләк көтүчеләргә дә, аларны әзерләүчеләргә дә бертигез дәрәҗәдә тылсымлы мизгелләр бүләк итә. Моны үз тәҗрибәбездән чыгып беләбез, бу елны да акциядә катнашачакбыз», - диде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, бу елны «Игелекле Казан» янәдән «Теләкләр чыршысы» федераль проекты белән берләшкән. «Теләкләр чыршысы» кысаларында бүләк алу өчен, Игелекле Казан сайтында чараны уздыру шартлары турындагы нигезләмә белән танышырга, «Хыялый булу» төймәсен сайларга һәм 20 декабрьгә кадәр үзең, үз теләгең турында хикәя язып, зур булмаган анкета тутырырга кирәк.
Татьяна Мерзлякова хәбәр иткәнчә, акциядә шулай ук теләкләрне үтәүчеләр дә катнаша ала. Аларга теркәлү вакытында «теләкләрне үтәүче» ролен сайларга кирәк. Балаларның хыялларын Россия Федерациясенең теләсә кайсы гражданины яки теләсә нинди юридик зат тормышка ашыра ала. Хыялларны тормышка ашыручылар 2025 елның 10 декабреннән 2026 елның 31 гыйнварына кадәр әлеге изге эштә катнаша ала.
«Теләкләр чыршысы» – киң колачлы һәм игелекле эшнең бер өлеше булу һәм аңа бик мохтаҗ булганнарга яңа ел могҗизасын бүләк итү мөмкинлеге ул. Бу елны хыялланучыларның күбесе үзләренең изге теләкләрен тормышка ашыра һәм яхшылыкның һәрвакыт җиңүенә ышана алсын», - диде «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры.
EndFragment