И.Метшин: «Игелекле Казан»га балалар белән беррәттән, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрне дә Яңа ел белән сөендерү тәкъдиме өчен рәхмәт»
Денис Гордийко
Казанда өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр өчен «Юмарт яшьтәгеләр өчен теләкләр чыршысы» Яңа ел хәйрия акциясе башланып китте. Аны Бөтенроссия «Юмарт сишәмбе» проекты кысаларында «Игелекле Казан» оештыра. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова хәбәр итте.
«Игелекле Казан»га балалар белән беррәттән, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрне дә Яңа ел белән сөендерү тәкъдиме өчен рәхмәт. Ышанам ки, аларга игелек эшләргә һәм бераз күңел җылысын бүләк итәргә теләүчеләр аз булмаячак», - дип шәрехләде Казан мэры Илсур Метшин.
Теләге булган һәр шәһәр кешесенең «Игелекле Казан» фонды карамагындагыларның хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеге бар. Аларның теләкләре язылган открыткалар Сеченов урамы, 5 йорт адресы буенча урнашкан «Игелекле Казан» коворкингындагы чыршыда эленеп тора. Казан халкы 25 декабрьгә кадәр теләкләр язылган открытканы алып, аларны үти ала.