Казан мэры: «БезБергә» халыкара премиясендә җиңү – башкарылган зур эшнең ачык дәлиле»
РФ Президенты сайтыннан алынган фотосурәт
Бүген аппарат киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякованы «Тылсым» балалар инклюзив үзәгенең «МыВместе/БезБергә» халыкара премиясендә җиңүе белән котлады. Проект «Мәрхәмәт коды» номинациясендә иң яхшысы дип табылган.
«Без сезнең җитәкчелектәге «Игелекле Казан» командасын ихластан җиңү белән котлыйбыз, Татьяна Сергеевна. Бу зур иҗади, файдалы һәм изге эш. Ул Казанның битараф булмаган барлык халкын берләштерә һәм башка шәһәрләр өчен дә үрнәк булып тора. Бүгенге көндә безнең күрше шәһәрләребез дә сезгә тәҗрибә тупларга килә. «МыВместе/БезБергә» халыкара премиясендә җиңү – башкарылган зур эшнең һәм «Тылсым» кебек үзәкләрне ачып, шәһәрдә бергәләп инклюзив мохит үстерүебезнең ачык дәлиле», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, бәйге финалында Казан проекты биш көндәшен узып киткән. Бу елны премиягә рекордлы санда гаризалар тапшырылган – дөньяның 147 иленнән 51 мең 837 гариза. Финалга чыккан 128 социаль проект өчен Россиядә яшәүче 200 меңгә якын кеше тавыш биргән. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин катнашында узган.