Казанда
25 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Әлеге чорда
пиротехник эшләнмәләрне куллануга катгый чикләү чаралары гамәлдә булачак.
Әйтик, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча шәһәр комиссиясе
карары нигезендә пиротехникадан «Пилотсыз куркыныч»,
«Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме куркынычы», шулай ук
гражданнар оборонасының «Барыгызга да игътибар!» режимнары гамәлдә булган чорда кулланырга
ярамаячак. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетында Гражданнарны
яклау
идарәсе башлыгы Сергей Чанкин хәбәр итте.
Казан
мэры Илсур Метшин шәһәр халкын һәм кунакларны янгынга каршы махсус режимның
өстәмә таләпләренә җаваплы карарга чакырды. «Бу болай да җитди мәсьәлә, әмма
махсус вәзгыять белән бәйле рәвештә пилотсыз очкыч аппаратлары һөҗүме
янаган очракта
Яңа ел фейерверкын аттырырга ярамаячак. Контроль чаралары
көчәйтелә –
көч органнары белән берлектә профилактик төркемнәр төзелә, һәм хокук
бозучыларга карата штраф санкцияләре кулланылачак. Шуңа күрә үзеңнең һәм
якыннарыңның бәйрәм кәефен бозмаска
кирәк», -
дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Пиротехник
эшләнмәләрне сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы
объектлары чикләреннән 500 метр һәм торак-коммуналь хуҗалыгы,
авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, юллар чикләреннән
30 метр чикләрендә кулланырга ярамый.
Бәйрәм
салютларын аттыру һәм
пиротехниканы мөстәкыйль куллану өчен
Казанда дүрт махсус мәйданчык билгеләнгән:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин
районнарында – Гаврилов урамындагы мәйданда;
Киров һәм Мәскәү районнарында –
Түбән Заречье дамбасында;
Идел буе һәм Вахитов районнарында
– Каенлыктагы (Мирный) «Сабантуй» мәйданчыгы каршындагы автомобиль кую
урынында;
Совет
районында –
ипподром янындагы мәйданчыкта, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары
арасында
Янгынга
каршы махсус режим чорында гамәлдә булган кагыйдәләрнең үтәлешен профилактик
төркемнәр күзәтәчәк, аларга администрация вәкилләре һәм полиция хезмәткәрләре
кергән. Хокук бозучыларга карата штраф санкцияләре кулланылачак. Гражданнар
өчен 10 меңнән 20 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Вазыйфаи затлар
өчен –
30 мең сумнан 60 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 400 мең сумнан 800 мең
сумга кадәр.
Сергей
Чанкин искәрткәнчә, узган ел Яңа ел бәйрәмнәре вакытында пиротехниканы куллану
кагыйдәләрен бозу аркасында ике кеше, шул исәптән бер бала зыян күргән. 2024
елның 23 декабреннән 2025 елның 12 гыйнварына кадәр Казанда 51 янгын булган,
нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган һәм бер кеше зыян күргән. Кеше факторы һәм утка
ваемсыз мөнәсәбәт
янгыннарның килеп чыгуының төп сәбәбе булып кала.
Чыгыш ясаучы шулай ук сөрем газы белән агулану проблемасына да
кагылды, аның кышкы чорда һәм бигрәк тә Яңа ел
бәйрәмнәрендә куркынычлары күп тапкырлар арта. Мич җиһазларының төзек булмавы,
торак йортларның вентиляция системалары белән проблемалар һәм газ җиһазларының
төзеклеген тикшереп тормау агулануларның төп сәбәпләре булып тора.
Узган
Яңа ел бәйрәмнәрендә сөрем газы белән
агулануның ике очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә дүрт кеше, шул исәптән бер балигъ
булмаган бала зыян күргән.
«Газ
җиһазларын кулланганда сак һәм игътибарлы булырга кирәклеге
турында искә төшерәм. Газ хаталарны гафу итми», - дип ассызыклады Сергей
Чанкин.