Бүген Казан Ратушасында
шәһәр мэры Илсур Метшин 2025 ел нәтиҗәләре буенча исемле стипендияләр тапшырды.
Төрле өлкәләрдә ирешкән уңышлары өчен балалар музыка, сәнгать һәм спорт
мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр, студентлар һәм аспирантлар бүләкләр алды. Бу елгы
бәйгегә гаризалар рекордлы санда – 300 гә якын тирәсе кабул ителгән. Казан мэры
стипендиясенә шәһәр яшьләренең 102 талантлы вәкиле ия булды, тапшыру
тантанасында 78 җиңүче катнашты.
«Мин сезне үз
максатыгызга тугры булырга, ирешелгәннәрдә тукталып калмаска һәм үз-үзеңә
ышанырга чакырам»
Чарада
катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, шәһәр мэры Илсур Метшин, бу елны Казанның
янәдән илнең һәм дөньяның төрле почмакларыннан яшь, талантлы кешеләрне җәлеп
итү үзәгенә әйләнүен билгеләп үтте. Әйтик, хәзерге заман тарихында беренче
тапкыр шәһәрдә киң колачлы, өметле артистларны бергә берләштергән «Яңа дулкын»
фестивале уздырылган. Башкала дөньяның алты иленнән килгән музыкантларны зур
кунакчыллык белән кабул иткән. Ноябрьдә Россиянең 82 төбәгеннән 2 меңнән артык
студент Казанда «Россия Студентлар язы» Бөтенроссия фестиваленә җыелган.
Сентябрь аенда
Татарстан Республикасы башкаласында БРИКС+ илләренең Яшьләр фестивале уздырылган,
ул дөньяның 12 иленнән 150 дән артык яшүсмерне берләштергән. Аларның һәркайсы
Казанның тарихы һәм мәдәнияте белән танышкан, математика һәм информатика буенча
белемнәрен күрсәткән.
Илсур Метшин
ассызыклаганча, талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү программасы яшь
буынны тәрбияләү буенча иң мөһим бурыч булып тора. Әлеге проект гамәлгә ашырылу
барышында уңышлар күп булган: стипендия ияләре үзләрен фән, сәнгать өлкәсендә, спортта
сынап караган һәм зур нәтиҗәләргә ирешкәннәр.
«Хөрмәтле
стипендия ияләре, сез – шәһәребезнең, республикабызның, илебезнең киләчәге.
Сезнең хезмәтләрегез, казанышларыгыз Казанны яхшырак һәм көчлерәк итәргә ярдәм
итә. Әти-әниләрегезгә, сезнең мөмкинлекләргә ышанган һәм сәләтләрегезне ачуга
ярдәм иткән хөрмәтле остазларыбызга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Безнең
яшьләрнең уңышлары – беренче чиратта
сезнең шәхси хезмәтегез нәтиҗәсе. Ә бу Казанда дөньяны яхшы якка үзгәртергә
сәләтле яшь талантлар барлыгын раслый», -
дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгы билгеләп
үтелгән яшь талантларның камиллеккә омтылышы, аларның иҗади башлангычы башкалар
өчен үрнәк булыр һәм казанышларга илһамландырыр, дигән ышаныч белдерде. «Мин
сезне үз максатыгызга тугры булырга, ирешелгәннәрдә тукталып калмаска һәм
үз-үзеңә ышанырга чакырам. Әлеге стипендия сезнең өчен яңа казанышларга һәм
җиңүләргә этәргеч булсын. Үзегезгә хыялланырга һәм иҗат итәргә мөмкинлек
бирегез, һәм һәр көн сезгә иҗатыгыздан шатлык, канәгатьлек китерсен. Барыгызны
да бу мөһим вакыйга белән котлыйм, киләчәктә уңышлар һәм илһамланып иҗат
итүегезне телим», - дип сүзен йомгаклады Илсур Метшин һәм стипендия ияләрен якынлашып
килүче Яңа ел белән котлады.
Татарстан Республикасы
Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, Казан мэры
стипендиясе күп еллар дәвамында сәнгать, спорт, фән, иреклелек һәм башка
юнәлешләр өлкәсендә үзләрен күрсәтүче иң талантлы яшьләргә бирелә.
«Бүген
Татарстанда яшьләрнең үз-үзләрен камилләштерү өчен шартлар булдырылган, үз
идеяләреңне тормышка ашырырлык бик күп программалар бар. Бу яшьләргә үсәргә,
зур җиңүләргә ирешергә мөмкинлек бирә, бу хакта безнең Татарстан проектларын,
үз идеяләрен Бөтенроссия, ил дәрәҗәсенә күтәрүче егетләрнең җиңүләре дәлилли, -
диде Илсур Һадиуллин. – Ирешелгәннәрдә
тукталып калмагыз, куелган максатларыгызга ирешергә тырышыгыз, хаталар ясаудан
курыкмагыз. Юлыгыз ышанычлы, адымнарыгыз нык булсын һәм хыялларыгыз тормышка
ашсын».
Бүләкләү
тантанасында кунакларны сәламләп, Татарстан Республикасы мәдәният министры
Ирада Әюпова яшьләрне кызыксындыру өчен исемле стипендиянең әһәмиятен югары
бәяләде, талантлы һәм киләчәге өметле яшьләрне укытучы остазларга, педагогларга
рәхмәт белдерде.
«Бу ярдәм генә
түгел, ә без дөрес юлда дип әйтә торган көчле сигнал»
Бәйгегә иң күп
гаризалар Казан дәүләт аграр университеты (КДАУ), Казан дәүләт
архитектура-төзелеш университеты (КДАТУ) һәм Казан федераль университеты (КФУ) студентларыннан
юлланган.
Бу елны техник юнәлештә белем алучы студентлардан иң күп гаризалар алынган.
Аларның саны 100 дән артык. Кабул ителгән гаризалар саны буенча икенче урында
табигый фәннәр тармагын әйтергә була – монда 60 тан артык кеше үз эшен
җибәргән. Тагын 50 дән артык гаризаны социаль юнәлештә һәм 40 гаризаны
гуманитар юнәлештә белем алучы яшьләр юллаган. 20 гә якын кеше яшьләр сәясәте
өлкәсендә үз проектларын тәкъдим иткән.
Бәйгенең гомуми
приз фонды бу елны 2,5 миллион сумнан артып китә. Бөтенроссия һәм халыкара
бәйгеләрдә, олимпиадаларда шәһәрне лаеклы тәкъдим итүче өстәмә белем бирү
учреждениеләре укучылары һәм спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр 25 әр мең сум
акча алган. Аспирантлар һәм ординаторлар 50 мең сум күләмендә стипендиягә ия
булган, югары уку йортлары студентлары өчен – 35 мең сум, ә һөнәри белем бирү
оешмалары студентлары өчен 20 мең сум стипендия билгеләнгән.
Балалар музыка
һәм сәнгать мәктәпләре, шулай ук сынлы сәнгать мәктәпләре укучылары арасында
яхшы укулары һәм иҗади казанышлары өчен 31 кеше мэр стипендиясенә ия булган.
Тантанада спорт
мәктәпләрендә шөгыльләнүче 9 бала спорттагы казанышлары өчен Казан мэры
стипендиясе белән бүләкләнгән. Ноябрьдә илнең төп трофеен – «Третьяк кубогы»н
яулаган Ю.И.Моисеев исемендәге Хоккей
академиясенең «Ак Барс» хоккей командасына шулай ук стипендия тапшырылды. Яшь
спортчылар хоккей буенча 14 яшькә кадәрге егетләр арасында Идел буе федераль
округы беренчелегендә җиңүчеләрне хөрмәтләүгә багышланган чарада үзләренең
лаеклы бүләкләрен алдылар.
Аннары шәһәр
башлыгы фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли эшләр бәйгесендә җиңүчеләрне
бүләкләде. Шәһәрнең югары белем бирү учреждениеләре һәм һөнәри белем бирү
оешмалары укучылары арасында 38 кеше Казан мэрының махсус стипендиясе белән
бүләкләнде. Бүләкләр 22 студентка һәм 16 аспирантка бирелде.
Стипендия
ияләренең берсе, Казан дәүләт медицина университеты студенты Азалия Янтыкова
үзенең фәнни эшен пациентларда корсак куышлыгы органнарына ясалган операциядән
соң Clavien-Dindo классификациясе буенча
йогышлы яра выруларының авырлыгын бәяләү темасына багышлаган. Үз хезмәтендә ул
дәвалау нәтиҗәләрен яхшырту өчен оптималь диагностика һәм дәвалау тактикасы
алгоритмын билгеләгән. «Мин бу тема буенча бик кызыксынып эшлим, инде өч елдан
артык әлеге өлкәне өйрәнәм. Бәйгедә җиңү – минем
эшчәнлегемне тану ул», - диде стипендия иясе.
Бүләкләнүчеләр арасында
Казан дәүләт энергетика университеты студенты Виктория Вдовина да бар иде.
«Бүгенге көн, Казан
Ратушасында басып тору, синең тырышлыгыңны күреп алулары, шәһәр дәрәҗәсендә
бәяләүләрен аңлау – болар бар да минем өчен
бик дулкынландыргыч мизгелләр. Бу зур җаваплылык һәм зур бәхет. Кеше еш кына
үзенең дөрес юлда булу-булмавына, эшләгән проектларының мөһимме-түгелме икәненә
шикләнә, һәм мондый бәйгеләр әлеге сорауларга җавап булып тора. Бу ярдәм генә
түгел, ә без дөрес юлда дип әйтә торган көчле сигнал»,- дип фикерләре белән
уртаклашты Виктория.
Ул шәһәр мэрына,
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты командасына, укытучыларга, остазларга
ярдәмнәре һәм ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.
«Бу, чыннан да,
безнең өчен бик әһәмиятле чара. Мин барлык стипендия ияләре исеменнән вәгъдә
бирәм: без ирешелгәннәрдә генә туктап калмаячакбыз. Шундый рухта үз
проектларыбыз буенча эшне дәвам итәчәкбез. Һичшиксез, уңышка ирешербез, чөнки
без Казанны яратабыз һәм шәһәребезгә файда китерергә телибез», - дип сүзен йомгаклады
Виктория Вдовина.
Бүләкләү тантанасы
җыр һәм бию номерлары белән бергә үрелеп барды. Чара кунаклары өчен шәһәр җырчылары
һәм иҗат төркемнәре чыгыш ясады, алар арасында Казан мэры стипендиясенә ия
балалар да бар иде. Сәхнәгә 9 нчы балалар сәнгать мәктәбе укучылары Раяна һәм
Роза Абсәләмовалар, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, 16 нчы
балалар сәнгать мәктәбе укучысы Лев Ксенофонтов, Дмитрий Железнов һәм башкалар
чыкты.
Бүләкләү
тантанасы Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80
еллыгына багышланган иде. Чарада Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән сугыш
каһарманнары – фронтта һәм тылда
батырлыклар кылган казанлылар тарихы чагылды.
Исегезгә
төшерәбез, Казан мэрының исемле стипендияләрен алу бәйгесе 1994 елдан бирле
үткәрелә.