Казан мэры Илсур Метшин шәһәр
халкын Раштуа бәйрәме белән котлады.
«Кадерле казанлылар!
Сезне чын күңелдән изге Раштуа
бәйрәме белән котлыйм!
Бу изге көннәрдә без ике мең ел
элек булган вакыйгаларны искә алабыз: ул вакытта Раштуа йолдызының яктылыгы барлык
халыкларга Коткаручының дөньяга килүе турында хәбәр сала. Раштуа барлык
христианнар өчен сүнмәс өмет чыганагы булып тора, аларны якынайта һәм изге
эшләргә дәртләндерә.
Мәхәббәт һәм игелек тантанасы чагылышы
булган бу нурлы бәйрәм хәерле эшләргә, әхлакый яңарышка һәм рухи бердәмлеккә
өнди, йөрәкләребезне җылылык һәм шатлык белән тутыра. Якыннарыбыз турында
кайгырту үрнәге буларак, ул инде күп гасырлар дәвамында безне мәңгелек рухи
кыйммәтләр тирәсенә берләштерә. Һәм мин сезнең һәрберегезгә яраткан Казаныбызда
динара татулыкны ныгытуга керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен чиксез рәхмәтемне
җиткерәм. Нәкъ менә сезнең ярдәмегез белән Татарстан Республикасы башкаласында
төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара тату яши, бер-берсенең мәдәниятенә һәм
гореф-гадәтләргә карата тирән хөрмәт саклана.
Бәйрәм көннәрендә сезгә чын
күңелдән бәхет һәм нык сәламәтлек телим! Йортыгызда һәрвакыт тынычлык булсын, күңелләрегез
яхшылыкка омтылсын, ярдәмләшеп яшәргә насыйп булсын. Җан тынычлыгы белән муллыкта,
иминлектә яшәргә насыйп булсын!», - диелә котлауда.