Казанның
Мирный
торак массивында «Казан» ат
спорты клубы үсеше өчен спорт комплексын
төзү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әлеге мәйданчыкта эшләр 2025
елда башланып киткән булган. Биредә иппотерапия манежы, ат абзары, ашлык һәм печән
саклагычлар, гараж һәм склад биналары төзелә. Объектны инженерлык челтәрләре белән
тәэмин итү өчен үзәк магистральдән 4 чакрымга якын суүткәргеч һәм агынты сулар челтәрләре
сузылган, су һәм канализация насос станцияләре корылган. Блок-модульле
котельная урнаштырылган. Барлык коммуналь инфраструктура территориянең алдагы үсешен
исәпкә алып төзелә, дип сөйләде Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе
башлыгы Марат Сәмигулин аппарат киңәшмәсе барышында.
«Мирныйда ат спорты комплексын төзү буенча планнар зурдан. Хәзерге вакытта инклюзиягә
аерым игътибар бирелә, биредә иппотерапия манеж барлыкка киләчәк, әлеге юнәлешкә
сәламәтлеге чикле балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр тарафыннан ихтыяҗ бик зур», -
дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Комплекс ат спортын үстерү өчен
дә, сәламәтлеге чикле кешеләрне тернәкләндерү өчен дә кулланылачак.
Проект нигезендә иппотерапия
манежы төзү каралган. Объект, инвалид балаларны да күздә тотып, атта адаптив
йөрү өчен билгеләнгән. Манеждан тыш, комплекс составына ат абзарлары, ашлык һәм
печән саклагычлар, гараж һәм склад биналары керәчәк.