Илсур Метшин тарихи үзәктәге үзгәрешләр турында: «Без архитектура бергәлеге, төзүчеләр белән нәзакәтле эшләргә тырышабыз»
Марат Мөгыйнов
Казанның тарихи үзәгендә осталар үзәген оештыруның беренче этабы тәмамлана, анда халык сәнгать һөнәрләренең 15 юнәлеше буенча остаханәләр ачылачак. Янәшәдә фонтанлы яңа сквер төзекләндерелә. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов сөйләде.
Төзекләндерелгән элеккеге сәүдә үзәге янында ял итү өчен яшел зона булдырылачак.
Казан мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, тарихи үзәк белән эшләү аеруча нәзакәтлелек таләп итә: «Бүгенге көндә тарихи үзәк буенча алып барыла торган зур эш – шәһәр төзелеше карарларын кабул иткәнче безне «җиде тапкыр үлчәргә» мәҗбүр итә. Шул ук вакытта Казан үзәгендә тарихи яктан сәнәгать җитештерүенең зур мирасы урнашкан, алар бүгенге көндә эшләми. Шул исәптән мөһимлеген югалткан сәнәгать зоналары һәм сәүдә мәйданнары: мәсәлән, ҮУМ – совет сәүдәсенең элеккеге горурлыгы. Барлык территорияләр дә үсеш таләп итә, һәм без үзебезнең архитектура бергәлеге, төзүчеләр белән зур эш алып барабыз һәм үзәктә нәзакәтле, зәркән кебек эшләргә тырышабыз. Бүгенге көндә дә бу бушлыклар шәһәребезне бизәүче яңа торак комплекслар һәм объектлар белән тула».