Бауман урамындагы видеокүзәтү камералары һәм түләүсез WI-FI – Казанның тарихи үзәге ничек камилләштерелә
Денис Гордийко
Казанның тарихи үзәге иминлерәк була һәм яңара бара: Бауман урамында түләүсез WI-FI һәм видеокүзәтү камералары урнаштырылган, алардан мәгълүмат ситуацион үзәккә килә. Бу агымдагы вакытта иминлекне тикшереп тотарга һәм хокук бозуларга тиз җавап бирергә мөмкинлек бирә. Тарихи биналарны торгызу буенча зур эш башкарыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
Былтыр Бауман урамындагы Щетинкин йортын төзекләндерү төгәлләнде. «Тарихи биналар тормышка кайта. Узган ел 30 мәдәни мирас объекты яңартылган, аларның 15ендә бүгенге көнгә эшләр тәмамланган. Администрация белән бергә бу юнәлештә «Иске шәһәр» префектурасы администрациясе актив эш алып бара», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Моннан тыш, узган ел тарихи үзәктә 38 фасад һәм 200дән артык керү төркемнәре тәртипкә китерелгән.