21 июльдә православие динендәге христианнар Казан Мәрьям Анасы иконасы пәйда булу бәйрәмен билгеләп үтәләр. Быелгы тантаналар тарихи вакыйга – торгызылган Никола Тульский гыйбадәтханәсе ачылу белән билгеләп үтеләчәк, анда иртәгә беренче Илаһи литургия уздырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетның Иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов хәбәр итте.
«Рухи изгелекләребезне, кыйммәтләребезне торгызу чорында яшәү – безнең өчен зур бәхет. Төрле чараларда катнашучы диндарлар саны даими арта бара — бу православие, ислам яисә яһүд дине вәкилләренә дә кагыла. Иманлы кешеләр һәрвакыт игелекле эшләр кыла, бер-берсенә хөрмәт һәм ярату белән карый. Шуңа күрә яңа гыйбадәтханә безнең өчен аеруча кадерле. Бүген православие христианнарының әлеге төп рухи үзәге дин тотучылар һәм туристлар җыела торган күркәм урынга әверелә. Революциягә кадәр дә бу чиркәү нәкъ менә шундый булган: Мәрьям Ана иконасына баш ияргә бөтен илдән һәм хәтта чит илләрдән меңләгән хаҗилар килгән. Бүгенге көндә бу гыйбадәтханә — бердәмлек билгесе, ә бу исә безнең заманда аеруча бәяләп бетергесез кыйммәт» – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Бәйрәм чарасы иртәгә 7:30 да Благовещение соборында тантаналы гыйбадәт кылудан башлана. Аннары дин тотучылар тәре йөреше белән Казан Кремле тирәсендәге чиркәүдән һәм Батурин – Карл Маркс – Миславский урамнары буйлап Богородица монастырена кадәр барачак.
Тәре йөрешен имин үткәрү өчен 20 һәм 21 июльдә кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте һәм тукталышы чикләнеләчәк.
Йөреш монастырьга килгәч, Казан Мәрьям Ана иконасының изге сурәтен торгызылган Никола Тульский гыйбадәтханәсенә тантаналы рәвештә алып керәчәкләр. Биредә бөек изгеләштерү йоласы уздырылачак, шуннан соң 10:00 сәгатьтә беренче Илаһи литургия башланачак.
Шәһәр башлыгы гыйбадәтханәне торгызу эшләренең кыска вакыт эчендә һәм югары дәрәҗәдә башкарылуын ассызыклады. «Бу проектка үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Казан мэрының беренче урынбасары Денис Геннадьевич Калинкин безнең яктан бу эшләрне тулысынча оештырып барды», – дип билгеләп үтте ул.
Илгиз Сарманов сүзләренчә, Никола Тульский чиркәвен һәм монастырь корпусларын торгызу эшләре Татарстан Республикасы рәисе карары нигезендә 2024 елда башланган.
«Күләмле торгызу эшләре кыска вакыт эчендә башкарылды. Гыйбадәтханәнең тарихи кыяфәте, калдык-харабалардан җыелып, яңадан тудырылды. Гыйбадәтханәнең фасадлары, колонналары, барабаны, гөмбәзе һәм тәресе үз урынына кайтарылды. Эчлек бизәлешен яңарткан вакытта осталар архивтагы мәгълүматларга, сакланып калган тасвирламаларга, Татарстан Республикасы Милли музееннан алынган тарихи сызымнарга һәм шул чордагы охшаш архитектура өлгеләренә таянып башкарды», — дип сөйләде докладчы.
Гыйбадәтханәнең гомуми мәйданы 3,4 мең кв.м тәшкил итә, Никола корпусы 3 мең кв.м, монахинялар бинасы 2,1 мең квадрат метрны колачлый.
Гыйбадәтханәнең сыйдырышлылыгы 300 кешегә якын исәпләнгән. Аның биеклеге гөмбәздәге тәре белән бергә 37,8 метрга җитә. Гыйбадәтханәнең техник яктан иң катлаулы өлеше — диаметры 12 метрлы гөмбәз. Шулай ук бина эчендә Мәскәү осталары махсус ясаган, һәрберсе 700 килограммлы зур паникадилалар (люстралар) урнаштырылган.
«Идәннәр ак мәрмәрдән җәелде. Бу тирәдә тарихи плитә сыныклары табылган иде, нәкъ менә шулар буенча идән капламын төгәл рәвештә яңадан торгыза алдык», — дип билгеләп үтте докладчы.
Бүгенге көндә монастырь башлыгының һәм монахинялар корпусларын, шулай ук бинаның капкасын һәм коймасын яңарту дәвам итә.
Шулай ук территориядә комплекслы төзекләндерү эшләре башкарылган: җәяүлеләр сукмаклары салынган, яңгыр сулары канализациясе, яктырту алмаштырылган, чуен фонарь баганалары куелган, яшелләндерү эшләре башкарылган.
«Никола Тульский гыйбадәтханәсен изгеләштерү — чын мәгънәсендә тарихи вакыйга. Бу чара Казан Богородица монастырен торгызуның озын юлына олы бер йомгак ясаячак», — дип ассызыклады Ильгиз Сарманов.
Ул шулай ук иртәгә 18:00 сәгатьтә «Елмай» балалар паркында бәйрәм концерты булачагын әйтеп үтте. Сәхнәдә «Покров» төркеме белән Вика Цыганова һәм Элеонора Калашникованың рус җыры ансамбле чыгыш ясаячак.