Кече һәм урта эшмәкәрлек Казан
икътисадындагы позицияләрне ныгыта: 2026 елның беренче кварталында әлеге тармак
предприятиеләрендәге товар әйләнеше 400 миллиард сумга җиткән. Бүгенге көндә
шәһәрнең тулай төбәк продуктының 42,5%-ы кече һәм урта эшмәкәрлеккә туры килә,
дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар
Шакиров.
«Вәзгыятьне анализлау нәтиҗәсендә без Казанда кече һәм урта бизнесның
үзгәрешләр кичерүен аңлыйбыз. Ләкин ничек кенә булмасын, ул элеккечә шәһәр
икътисадының төп нигезен тәшкил итүче чыганакларның берсе булып кала. Моның
шулай икәне саннардан да аңлашыла: Казандагы тулай төбәк продуктының 42,5
проценты кече һәм урта эшмәкәрлеккә туры килә. Узган ел белән чагыштырып шуны
әйтергә була: компанияләрнең саны да, алардагы хезмәткәрләр саны да арткан. Бу
шәһәр икътисадының тотрыклылыгы турында сөйли. Без төрле юнәлешләрне –
үзмәшгульләрне, кече эшмәкәрлекне, эре бизнесны үстерәбез», – диде Казан мэры
Илсур Метшин.
Бүген Казанда 84 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән. Аларның
35 меңгә якыны – кече һәм микропредприятиеләр, 347 се – урта предприятиеләр,
төп өлешен (48 меңнән артыгын) шәхси эшмәкәрләр тәшкил итә. Шәһәрдә
үзмәшгульләр саны 170 меңнән артып киткән.
Шәһәрнең кече һәм урта предприятиеләрендә товар әйләнеше беренче кварталда
396 миллиард сум булган. Аларда 188 меңнән артык кеше эшли – әлеге күрсәткеч
узган ел белән чагыштырганда 2,2%-ка күбрәк сан. Бу тармакка туры килә торган
уртача хезмәт хакы – 58,8 мең сум.
Кече һәм урта эшмәкәрлектә товар әйләнешенең үсеше беренче чиратта сәүдә,
җәмәгать туклануы, хезмәт күрсәтү өлкәсе үсеше белән бәйле – бу
тармакларга шәһәрнең барлык эшмәкәрлек субъектларының 35% туры килә. Беренче
квартал нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше чагыштырма бәяләрдә 4%-ка артып,
256,5 миллиард сумга җиткән. Җәмәгать туклануы әйләнеше 8%-ка арткан һәм ул 16
миллиард сумны тәшкил итә, түләүле хезмәтләр күләме 7,5%-ка – 84,7 миллиард
сумга арткан.
Гадәттәгечә сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге предприятиеләр (35%) кече
һәм урта эшмәкәрлек тармагының төп нигезе булып тора. Башка тармаклар
түбәндәгечә бүленгән: төзелеш (11%), һөнәри, фәнни һәм техник эшчәнлек (10%),
нинди дә булса йөкне транспорт чаралары ярдәмендә бер урыннан икенче урынга
күчерү һәм аны саклау (8%), эшкәртү производстволары (7%).
Ел башыннан башкалада 8,1 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты ачылган.
2,2 мең иң күп яңа оешма сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә теркәлгән. Шулай ук
бер меңнән артык компания – төзелеш юнәлешенә, 790-ы нинди дә булса йөкне
транспорт чаралары ярдәмендә бер урыннан икенче урынга күчерү эшенә туры килә.
Эшкәртү производстволары өлкәсендә тагы 396 оешма булдырылган.
«Әлеге тармактагы үсеш сәүдә, җәмәгать туклануы һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе
үсеше белән бәйле. Казандагы барлык эшмәкәрләрнең 35%-ы бу сегментка туры килә.
Мондый күренеш безнең планлы, системалы эш һәм эчке туризмны үстерү буенча
сәясәт нәтиҗәсе. Бүгенге көндә болар бар да үз «җимешләрен» бирә. Меңләгән
ресторан-кафелар, хезмәт күрсәтү, сәүдә өлкәсендәге предприятиеләр эше икътисадның
тулы бер тармагын булдырырга ярдәм итә, бу катлаулы вакытта аларда дистәләгән
мең кеше шәһәр икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итә», – дип ассызыклады шәһәр
башлыгы Илсур Метшин.