«Салават күпере» торак
районында «Игелекле Казан»ның Наил Йосыпов урамы, 3Б адресы буенча урнашкан яңа
үзәгендә төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Ул сентябрьдә ачылырга тиеш.
Әлеге бина сәламәтлеге чикле балалар һәм яшүсмерләр, аларның ата-аналары өчен
бишенче үзәк булачак. Аның үзенчәлеге шунда ки, биредә беренче тапкыр даими
нигездә табиблар эшләячәк. Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә
ашырыла. Объекттагы эшләрнең барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.
«Без эзлекле рәвештә шәһәрдә «Игелекле Казан»ның
инклюзия үзәкләрен булдырабыз. Мөмкинлекләре чикле, үсешендә
үзенчәлекләре булган балаларның, олыларның мондый үзәкләргә җәяүләп бара алуы,
биналарның янәшәдә генә булуы мөһим. Салават күперендә иң зур инклюзив
үзәкләрнең берсе төзелә. Ул күпфункцияле итеп эшләнә, авыру төренә карап
иң яхшы җайланмалар белән җиһазландырылачак. Үзәктә «Игелекле Казан»
белгечләренең бүгенге көнгә кадәр тупланган барлык тәҗрибәсе белән танышырга
мөмкин. Инклюзия юнәлешендәге эшчәнлек шуны күрсәтә: үзәкләрдә табиблар эшләргә
тиеш. Һәм монда даими рәвештә медицина хезмәткәрләре булачак. Бу ата-аналарга
үсешендә үзенчәлекләре булган балалар турында кайгыртуны җиңеләйтергә булыша»,
– дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Яңа үзәк психик үсешендә
тоткарлыклары, менталь, интеллектуаль тайпылышлары булган, сөйләме, ишетүе,
терәк-хәрәкәт аппараты һәм башка үсеш үзенчәлекләре бозылган балаларга ярдәм
күрсәтергә тиеш.
Гомуми мәйданы 400 квадрат метр булган үзәк сигез кабинеттан һәм гомуми
зоналардан тора. Хәзерге вакытта бригадалар эчке эшләргә тотынган.
Интерьерларны бизәү эшендә тыныч, ачык төсләрне кулланырга уйлыйлар. «Төсләргә
килгәндә, алар өй җылысын хәтерләтә торган булачак. Үзәк барыннан да элек
балаларга исәпләнгән, шуңа күрә без тыныч төсләрне сайладык. Махсус бүлмәләр
искәрмә булып тора: мәсәлән, логопед кабинеты балалар өчен уен тематикасында,
сенсор бүлмәсе үз вазифасына туры китереп бизәләчәк», – дип сөйләде «Игелекле
Казан» автоном коммерцияле булмаган оешма директоры Татьяна Мерзлякова. Ул
билгеләп үткәнчә, үзәк каршылыксыз мохит принцибына нигезләнеп проектланган.
Белем бирү эшчәнлегендә медицина хезмәткәрләренең катнашуы яңа үзәктәге
төп үзенчәлекләрнең берсе булачак. Табиблар – беренче чиратта невролог –
педагоглар, психологлар белән тыгыз бәйләнештә эшләячәк. Ә бу исә һөнәри
киңәшләр нигезендә һәр бала өчен аерым дәрес программаларын сайлап алырга
мөмкинлек бирә торган гамәл санала.
Биредә үзәкләр челтәрендә беренче булган иппотерапия өчен махсус тренажер
урнаштырырга җыеналар. Ул атта йөрү хәрәкәтен хәтерләтә һәм церебраль
параличлы, үсешендә башка үзенчәлекләре, шул исәптән менталь тайпылышлары
булган балаларны тернәкләндерү өчен билгеләнгән.
Моннан тыш, биредә «Игелекле Казан» мәйданчыклары арасында күнекмәләргә
өйрәтә торган иң яхшы җиһазландырылган фатир булдырыла. Ул тулысынча көнкүреш
техникасы, көндәлек тормышта кирәкле җиһазлар: кер һәм савыт-саба юу
машиналары, кер киптерә торган җайланма, индукцияле плитә, башка техника белән
баетыла. Болар бар да көндәлек тормышта кулланыла торган күнекмәләрне өйрәтүгә
мохтаҗ балалар өчен кирәк.
Шулай ук үзәктә үз-үзләрен тоту үзенчәлекләре яки башка сәбәпләр аркасында
гадәти мәктәптә укый алмаган балалар өчен ике ресурс сыйныфы ачыла. Һәр
сыйныфта тьютор, махсус белемгә ия укытучы белән алтыга якын бала
шөгыльләнә ала. Уку эшчәнлеге мәктәпнекенә якынайтып көйләнә, әмма программа
һәм дәресләр дәвамлылыгы һәр балага аерым җайлаштырыла. Учреждение вәкилләре
сүзләренчә, проект зур кызыксыну уяткан һәм якын арада төркемнәр тулысынча
тупланырга тиеш.
Борчылуны киметү өчен үзәктә сенсор бүлмә булдырыла.
Тернәкләндерү программаларыннан тыш, монда ял итү юнәлешләре дә үстерелә.
Балалар өчен робот техникасы, музыка, рәсем һәм башка иҗади фәннәр буенча
дәресләр каралган. Моның өчен махсус җиһазлар: тактиль җайланмалар, гәүдә
тотышын көйли торган эшләнмәләр, асылмалы кәнәфиләр, моторика, баш мие
стимуляциясен үстерү өчен кирәкле комплекслар сатып алынган.
Хәзерге вакытта 18 белгечтән, шул исәптән тьюторлардан, массаж
ясаучылардан, дефектологлардан, өстәмә белем бирү педагогларыннан торган
команданы туплау эше бара.
Бүгенге көндә «Салават күпере»ндә 500дән артык инвалид бала яши.
Микрорайонның өч мәктәбендә – 182 һәм 188 нче лицейларда, шулай ук 189 нчы
гимназиядә – мөмкинлекләре чикле 124 укучы, 31 инвалид бала белем ала. Тагын 11
инвалид бала җирле балалар бакчаларына йөри, 122 һәм 46 нчы балалар
бакчаларында сәламәтлеге чикле 15 бала өчен махсус төркемнәр эшли. Шул ук вакытта,
өч мәктәп, тугыз балалар бакчасы булуга карамастан, микрорайонда әлегә кадәр
махсус тернәкләндерү учреждениеләре булмаган. Яңа үзәк гаиләләргә йорт янында
гына тулы ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк.
«Үзәк ел саен Салават күпере микрорайонында яшәүче 500гә якын балага
хезмәт күрсәтерлек итеп эшләнә. Әлбәттә, безгә күрше микрорайоннардан –
Юдинодан, Залесныйдан, башка
районнардан да гаиләләр килер дип көтәбез», – дип билгеләп үтте Татьяна
Мерзлякова.
Үзәктә барлык эшләрне август ахырына тәмамларга җыеналар. Проект Президент
грантлары фонды акчалары хисабына гамәлгә ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, «Салават күпере»ндәге бина «Игелекле Казан»ның
инклюзия юнәлешендәге бишенче үзәге булып тора. Юдинодагы «Нур», Ипподром
урамындагы «Тылсым», Голубятников урамындагы «Канатлар», Журналистлар
урамындагы «Бергә» кебек мондый киңлекләр, Зәкиев һәм Минск урамнарында
сәламәтлеге чикле 9 яшьтән олырак балалар өчен ачылган, гадәти тормыш өчен
кирәкле күнекмәләргә өйрәтә торган ике фатир елына 4000нән артык үзенчәлекле
балага хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә. Үзәкләрдә көндәлек, аралашу күнекмәләрен, иҗади, спорт
сәләтләрен үстерү, һөнәри юнәлеш бирү, социаль җайлаштыру программалары гамәлгә
ашырыла.
Шулай ук Серов урамында меценатларның шәхси иганәләре хисабына сәламәтлеге
чикле затлар өчен илдәге иң зур сәламәтләндерү-тернәкләндерү үзәге төзелә.
Ул «Ярдәм» дип аталачак. Үзәк күрү сәләте начар һәм терәк-хәрәкәт аппараты
авырулары булган кешеләргә ярдәм күрсәтү максатыннан төзелә.