Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан Татарстан башкаласында ел саен
үткәрелә торган иҗади «Безнең ишегалды тавышы – ул командабыз тавышы»
бәйгесенең сайлап алу турлары, «Печән базары» заманча татар мәдәнияте
фестивале, «Тау Фест» китап фестивале, халыкара «Ике Кремль» мотофестивалендә
катнашучылар очрашуы уздырыла. Аппарат киңәшмәсендә чараларның бәйрәм алды
программасы белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов таныштырды.
«Быел бик күп чаралар оештырыла. Аларга мөмкин кадәр күбрәк казанлыларның,
башкала кунакларының килүен теләр идем. Шуңа күрә боларны Шәһәр көненә
кадәр берничә көн алдан тигез итеп бүлеп үткәрү турында карар кабул ителде.
«Печән базары» кебек чараларга татар халкы гына түгел, Казанда яшәүче башка
милләт вәкилләре дә яратып йөри. Гаиләләр өчен китап фестивале, балконда укыла
торган шигърият кичәсе – болар бар да мондый вакыйгаларның спорт белән бер
дәрәҗәдә әһәмиятле эш булуы турында сөйли», – диде Илсур Метшин.
Азат Абзалов ел саен шәһәр күләмендә үткәрелә торган иҗади «Безнең
ишегалды тавышы – ул командабыз тавышы» бәйгесенең бу атнада сайлап алу турлары
башлануы турында хәбәр итте. Проект шәһәрдәге һәр район ишегалларында
гамәлгә ашырыла һәм халык караокесы бәйгесе сыман үткәрелә. Катнашучыларга
район администрацияләренең социаль челтәрләрендә бәйге көннәре графигын күзәтеп
барырга киңәш итәләр.
25 августтан 30 августка кадәр Шиһабетдин Мәрҗани урамында Бөтендөнья
татар яшьләре форумы ярдәмендә ел саен үткәрелә торган «Печән базары» заманча
татар мәдәнияте фестивале уздырыла. «Печән базары» – ул татар мәдәниятен
тәкъдим итүче дизайнерларны, шагыйрьләрне, музыкантларны берләштерә торган
фестиваль. Алар шәһәр халкы арасында мәдәниятара багланышларны үстерергә ярдәм
итә», – диде Азат Абзалов.
Фестиваль кысаларында быел Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән
бергә «Әдәби Фест» фестивале уздырыла. Биредә танылган язучылар, шагыйрьләр,
әдәбият белгечләре, тәрҗемәчеләр катнашында лекцияләр, иҗади бәхәс чаралары
көтелә. Нәфис сүзне, җыр-моңны һәм театр күренешләрен берләштерә торган
гала-концерт «Әдәби Фест»ның кульминациясе булачак.
Чыгыш ясаучы шулай ук 29 һәм 30 август көннәрендә «Елмай» паркында
гаиләләр өчен бишенче «Тау Фест» китап фестивале уздырылачагы хакында хәбәр
итте. Биш ел эчендә проект төбәкнең иң әһәмиятле мәдәни вакыйгаларының берсе
исеменә лаек булып, Китап фестивальләре ассоциациясе рейтингы нәтиҗәләре буенча
Татарстанның иң яхшы китап фестивале дип танылган. Китап укырга яратучылар өчен
70тән артык чара, илнең 30дан артык әйдәп баручы нәшрияты катнашында китап
ярминкәсе, танылган язучылар белән очрашулар, театр тамашалары, иҗади
лабораторияләр, музыкаль программа әзерләнгән.
«Махсус кунаклар арасында Дарья Донцова, Дмитрий Емец, Андрей Усачев,
Григорий Гладко, шулай ук Казанның «La Primavera» камера оркестрын күрергә
була. Фестиваль әдәбиятне, сәнгатьне һәм хәйриячелекне берләштерүе белән
үзенчәлекле: теләге булган һәр кеше хәйрия марафонында катнаша ала, бәйрәм
әдәби геройларны хәтерләтә торган костюмнар парады һәм шәһәр күләмендә «Гитара
кыллары» чарасы белән тәмамлана», – диде Азат Абзалов.
29 август көнне 11:00 сәгатьтә Игенчеләр сарае янындагы мәйданда Россиядә
яшәүче халыклар дуслыгына багышланган халыкара «Ике Кремль» мотофестиваленең
ачылыш тантанасы була. Кунаклар 14:00 сәгатьтә Казан Кремле территориясендә
башланачак мотоколонна ярышын карый ала. Шулай ук фестиваль
кунакларына концерт программасы, актив чаралар, татар милли ризыклары
әзерләнә. Чарада популяр иҗат коллективлары, шул исәптән «Дышать» төркеме чыгыш
ясаячак. Бәйрәм 17:00 сәгатькә кадәр дәвам итә, дип сүзен йомгаклады чыгыш
ясаучы.
30 август өчен бай эчтәлекле аерым программа әзерләнә.