Казан мэры Илсур Метшин Халыкара «Россия – Татарстан – Кытай (РОСТКИ): Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумы кысаларында узган сессиядә чыгыш ясады. Аның очрашуы «Ышанычлы хезмәттәшләр табуда шәһәрләрнең тугандаш булуы – нәтиҗәле юл» дип аталды. Шәһәр башлыгы үз чыгышында Казанның Кытай шәһәрләре белән дуслык җепләрен ничек үстерүе, бергәләп тормышка ашырылган проектлар һәм алдагы яңа планнар турында сөйләде.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казанның Кытай партнерлары белән хезмәттәшлеге гади дипломатик килешүләр кысаларыннан күптән чыккан һәм уртак проектларны тормышка ашыру өчен чын юлга әйләнгән.
«Сезне Татарстан Республикасының кунакчыл башкаласында сәламләвемә бик шат. Казан өчен кардәш шәһәрләр булу – коры дипломатия генә түгел, ә чынлап эшләүче корал. Бүгенгә без дөньяның төрле почмакларындагы шәһәрләр белән 70тән артык килешү имзаладык. Бу хезмәттәшлек кысаларында без тәҗрибә белән дә уртаклашабыз, уртак проектларны да тормышка ашырабыз. Бу өлкәдәге зур осталыгыбыз бүген киләчәккә ышаныч белән карарга һәм Кытай Халык Җөмһүрияте кебек стратегик партнерлар белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга мөмкинлек бирә», – диде шәһәр башлыгы.
Кытай белән багланышлар 23 ел дәвамында үсә – беренче килешү Ханчжоу шәһәре белән төзелгән иде. Бүген Казанның Кытайда 11 партнер шәһәре бар: Гуанчжоу, Лицзян, Сиань, Ухань, Ханчжоу, Харбин, Хэфэй, Циндао, Цицикар, Чэнду һәм Шэньчжэнь. Шул ук вакытта шәһәр бу элемтәләрне тагын да киңәйтергә ниятли: «Бу шәһәрләрнең һәркайсы үзенчәлекле – алар арасында борынгы башкалалар да, заманча мегаполислар да бар» – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Чыгышта белем өлкәсендәге элемтәләргә аерым игътибар бирелде. Казан мәктәпләре Кытайның уку йортлары белән хезмәттәшлек итә, үзара тәҗрибә уртаклашулар һәм видеоэлемтә аша очрашулар уздырыла. Казан һәм Кытай шәһәрләре халыкара оешмалар мәйданчыкларында да, шул исәптән БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе кысаларында да бергә эшли.
Мэр үз чыгышында 2023 елдан бирле Казанда уздырыла торган «Россия – Татарстан – Кытай (РОСТКИ)» форумына аерым урын билгеләде. Аның чараларының берсе – Россия һәм Кытайның кардәш һәм партнер шәһәрләре командалары арасында иптәшләрчә шахмат турниры булды. Кичә шахмат тактасы артында 60 шәһәрдән 350дән артык уенчы очрашты, алар 90 минут эчендә 3 меңнән артык партия уйнады.
Шәһәр башлыгы үз чыгышын тәмамлаганда, килешүләр, форумнар һәм уртак чаралар артында иң беренче чиратта кешеләр – үзара багланышларда һәм уртак проектларда катнашучы Казан һәм Кытай шәһәрләре халкы торуын ассызыклады.
«Барлык документлар, саннар һәм чаралар артында кешеләр тора. Алар – үзара хезмәттәшлектә катнашучы, уртак проектларны тормышка ашыручы, бер-берсенә ярдәм итүче меңнәрчә казанлылар һәм Кытай шәһәрләрендә яшәүчеләр. Нәкъ менә алар безнең мөнәсәбәтләрне чынлап та ышанычлы һәм дәвамчан итә. Казан һәрвакыт диалогка ачык. Без тугандаш булуны яңа уртак проектлар өчен башлангыч мәйданчыгы буларак күрәбез. Кытай хезмәттәшләребезгә ышанычлары һәм ачык булулары өчен рәхмәт белдерәбез. Шәһәрләребез игелеге өчен алда безне озын һәм нәтиҗәле эш көтә дип тулысынча ышанам», – дип тәмамлады үз чыгышын Илсур Метшин.
Шулай ук бүген форум кысаларында Казан белән Фуцзянь провинциясенең Сямэнь шәһәре арасында тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыру нияте турында меморандумга кул куелды. Документны Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм Сямэнь мэры урынбасары Чжуан Жилян имзалады. Киләчәктә бу меморандум ике шәһәр арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру турындагы рәсми килешүнең нигезе булачак
Халыкара «Россия – Татарстан – Кытай (РОСТКИ): Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумы ике ил башлыклары башлангычы белән 2023 елдан бирле уздырыла һәм Россия белән Кытайның төбәкара элемтәләрен үстерү мәйданчыгы булып хезмәт итә. 2026 елда форум Казанда дүртенче тапкыр – 16–19 август көннәрендә уза. Аның программасында Россия-Кытай хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре, шул исәптән икътисад, сәнәгать, финанс кертемнәр, мәгариф, мәдәният, туристлык һәм транспорт тармаклары тәкъдим ителгән. Уткән елда форумга 40 илдән, Россиянең 68 төбәгеннән һәм Кытай Халык Җөмһүриятенең 28 административ берәмлегеннән 10 меңгә якын кеше җыелган, ә аның мәйданчыгында 34 килешү имзаланган.