Ташландык урында «Безнең ишегалды» программасы буенча яңа балалар мәйданчыгы төзелде
Марат Мөгыйнов
Казанның Авиатөзелеш районындагы Побежимов урамында 500гә якын кеше яшәгән 47 нче һәм 49 нчы йортларның ишегалды яңартылды. Майданчыгы 13 мең квадрат метрдан артык булган әлеге территорияне төзекләндерү республиканың «Безнең ишегалды» программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Эшләр башланганчы биредә ташландык урын, тәртипсез машина тукталышы һәм иске гаражлар урнашкан булган. Хәзер исә бу мәйдан тулысынча үзгәргән.
Төзекләндерү эшләре май аенда башланып, июльдә тәмамланды: асфальт катламы алмаштырылды һәм җәяүлеләр юллары яңартылды. Казан мэры Илсур Метшин әлеге бистәне карап чыкты һәм биредә яшәүчеләр белән аралашты.
Балалар өчен уен корылмасы, таганнар һәм комлык урнаштырылган. Турниклар, боҗралар һәм баскетбол мәйданчыгы булган спорт зонасы әзер.
Өстәмә яктырткычлар кую нәтиҗәсендә ишегалды күпкә яктырды. Биредә яшәүчеләрнең уңайлыгын 11 эскәмия, 6 чүп савыты, келәм чистарту өчен терәкләр һәм яңартылган чүп-чар контейнерлары мәйданчыгы тәэмин итә.
Искәртеп үтәбез, быел барлыгы 100 мең кеше яшәүче 420гә якын йортның ишегалды яңартыла. Төзекләндерелгән территорияләрнең мәйданы 600 мең квадрат метрдан артык тәшкил итә. Узган елда 600 мең квадрат метрлы мәйданда 466 ишегалды тәртипкә китерелгән иде.
Татарстан рәисе башлангычы белән оештырылган әлеге программа җиденче ел рәттән гамәлгә ашырыла. Агымдагы елны да исәпкә алып, программа кысаларында 3172 йортның территориясе заманча төс ала. Бу уңай үзгәрешләр 700 меңгә якын кешенең тормышын яхшыртачак.