Казанның Вахитов районында Фигуралы шуу үзәге эшли башлады. Тантаналы ачу чарасында Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Яңа спорт комплексы республикада фигуралы шууны үстерү һәм булачак чемпионнар әзерләү өчен алдынгы технологияләрне һәм яңа алымнар кулланылачак шартлар тудырачак. Бинада ясалма бозлы һәм 252 урынга исәпләнгән трибуналары булган заманча боз аренасы урнашкан, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы рәисенең матбугат хезмәте.
Спорт комплексы мәйданы 6 мең квадрат метрдан артып китә. Спортчыларны әзерләү өчен күнегүләр залы, тренажер залы, ике бию залы, көч күнекмәләре ясау өчен зона, шулай ук чыгыш программаларының элементларын камилләштерү өчен махсуслаштырылган зал каралган. Объектны файдалануга тапшыру өчен тиешле рөхсәт документлары әзер.
Рөстәм Миннеханов һәм Илсур Метшин үзәкнең бүлмәләрен карап чыктылар һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләделәр. Рәис әлеге комплексның яшь спортчыларның мөмкинлеген ачу һәм тәҗрибәле фигурачыларның осталыгын арттыру өчен кирәкле барлык нәрсә белән җиһазландырылуын билгеләп үтте. «Биредә безнең шәһәрне һәм республиканы иң дәрәҗәле спорт ярышларында танытачак киләчәк чемпионнарны тәрбияләячәкләр дип ышанам», – дип ассызыклады Рөстәм Миннеханов.
Яңа спорт үзәге базасында фигуралы шуу буенча республика спорт мәктәбе 30 августта, Республика көнендә эшен башлар дип ниятләнә.
Бүген Татарстанда фигуралы шууны 26 спорт мәктәбе үстерә, аларда 84 остаз-күнектерүче җитәкчелегендә 2,1 меңнән артык спортчы шөгыльләнә. Республикада ел саен әлеге спорт төре буенча 40ка якын ярыш уздырыла.
Татарстан башкаласында фигуралы шуу бүген «Ак бүре», «Стрела» һәм «Авиатор» муниципаль спорт мәктәпләре нигезендә үсә, аларда меңнән артык яшь спортчы осталыгын шомарта.
Элегрәк Казанның «Тасма» спорт мәктәбе территориясендә Татарстанда беренче һәм бердәнбер махсуслаштырылган Җәядән ату үзәген төзү тәмамлануы турында хәбәр ителгән иде. Спорт комплексы ел әйләнәсе эшләячәк, ул спортчыларга күнегүләр ясау һәм төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен төп мәйданчы булачак.
Шулай ук «ФИЗРА» спорт комплексы төзелеше дә ахырына якынлаша. Яңа спорт үзәге район халкына төрле юнәлешле активлыклар вәгъдә итә. Бина эчендә футбол, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, падел-корт һәм сквош-зона, фитнес, йога һәм бию заллары, тренажер бүлмәләре урнашачак.