“Шәһәр панорамасы” күргәзмә үзәге
KZN.RU Казан шәһәре
Яңа интерактив музейда Казан үсеше турында экспозицияләр
урнаштырылган, шәһәр үсеше этаплары, архитектурасы һәм тарихы тәкъдим ителгән.
Төп үзенчәлекләре арасында – әйләнмәле видеопанорамалы зал,
биредә 360 градуслы боҗралы экранда шәһәр тарихына багышланган кыска анимацион
фильмнар күрсәтелә. Өченче катта – заманча шәһәр төзелешенең табигый макеты, XVIII
гасыр шәһәренең тарихы макеты һәм XV-XVI гасырлардагы Казан ханлыгы чоры
территорияләре белән шәһәр макеты. “Тулыландырылган чынбарлык” аттракционы
үзәккә килүчеләргә тарихи персонажлар белән фотосурәткә төшәргә мөмкинлек бирә.
Казан тарихына багышланган интерактив викторинада җиңеләйтелгән бирем һәм
катлаулырак сораулар сайларга мөмкин.