Шәһәр көне һәм Республика көне
KZN.RU Казан шәһәре
Тиздән Казан үзенең чираттагы 1012-нче туган көнен билгеләячәк. Һәрвакыттагыча
Шәһәр көнендә бездә күп чарлар уздыру планлаштырыла. Шәһәр халкы һәм кунаклары
өчен әзерләнгән бәйрәмне ничек итеп уздыру тәкъдимнәр палитрасы төрле. Кешеләр
хуҗалык эшләрен калдырып безнең уртак бәйрәмебезгә килерләр дип ышанам. Әлеге
көндә шәһәр мәйданчыкларында казанлыларның максималь санын күрергә теләр идем.
Ел саен Шәһәр көнендә без кулланылышка иҗтимагый объектлар,
торак йортлар, парклар һәм мәйданчыклар кертәбез. Әлеге көндә без традициябезне
дәвам итәчәкбез: 30-нчы августта 3 мең бала өчен күптән көтелгән “Заречье”
үзәге һәм күп кенә башка объектлар – йортлар, спорт мәйданчыклары, ике яңа
мәктәп, һәйкәл ачылачак.
Һәрбер яңа ел, яңа туган көн Казанның уңайлыклар,
төзекләндерелеш дәрәҗәләрен һәм иң мөһиме безнең шәһәребез өчен горурлык хисен арттырырга
тиеш. Бу казанлыларны берләштергән әйбер, без аны бик кадерлибез! Шулай итеп,
барыгызны да шәһәребезнең казанышларын бәйрәм итәр өчен 30-нчы августта шәһәр
мәйданчыкларында көтеп калабыз!