Быел җәй шәһәрдә өченче мәртәбә “Тәмле Казан” гастрономия фестивале узачак. Өченче ел уздырыла торган “Тәмле Казан” Россиянең иң әйбәт гастрономия фестивальләре унлыгына керде – бу һичшиксез әйбәт старт. Шунлыктан бәйрәм дә тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш.
Приоритет Татарстан гореф-гадәтләре һәм мәдәниятен чагылдыра торган милли ашларга биреләчәк, ләкин яңа формалар һәм ашларга юл биреләчәк. Без яңа фикерләр һәм идеяләр өчен ачык. Ел саен фестивальдә катнашучылар саны гына түгел, ә аның географиясе дә арта – бәйрәмгә Россиянең башка шәһәрләреннән рестораннар, кафелар, стрит-фуд нокталары киләчәк. Ә Казан үз чиратында пешекчеләргә уңай шартлар тудырачак.
“Тәмле Казан” – гаилә белән ял итү өчен әйбәт чара, биредә яшь чикләүләре юк. Бирегә әниләр, әтиләр, әби-бабайлар, балалар һәм оныклар белән ял итәр өчен килергә мөмкин. Оештыручыларга - чараны тиешле дәрәҗәдә уңышлы итеп уздырырга, ә кунакларга - әйбәт итеп күңел ачарга телим!