«Безнең ишегалды» республика программасы буенча анкета тутыру
Денис Гордийко фотосы
Һәр казанлының үз ишегалдының нинди булуына
йогынты ясау һәм бердәм тавыш бирү көнендә анкета тутыру барышында үз
фикерләрен белдерү мөмкинлеге бар. Анкеталарны почта тартмалары буенча
таратачаклар һәм сайлау участокларында 8 сентябрьдә тапшырачаклар.
Киләсе елдан бездә программа старт ала,
аның барышында барлык күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү
планлаштырыла. Нәкъ менә шуңа күрә без шундый сораштыру үткәрәбез. Халыкның
теләк-тәкъдимнәре гомумиләштереләчәк, алга таба ишегалларын төзекләндергәндә
исәпкә алыначак һәм кабул ителәчәк.
Шәһәрдәге ишегалларын төзекләндерүнең
уңышлы тормышка ашырылуы буенча мисаллар җитәрлек. Мәсәлән, Гагарин урамындагы
үз традицияләре булган, бай тарихлы «Авиатор» ишегалды. Авиатөзүчеләрнең
берничә буыны биредә гомер иткән һәм бүген дә яши. Ишегалды бу ишегалдында
үскән «Бриз» компаниясе директоры Андрей Беляков инициативасы буенча да
төзекләндерелде. Бу хөрмәткә лаеклы гамәл булып тора. Без аңа рәхмәт белдердек.
Ул район башлыгы Сергей Мироновка инициатива белән чыкты һәм менә дигән
проектны тормышка ашырды. Кешеләрнең кәефе яңа төзекләндерү дәрәҗәсенә ирешкән
үз ишегалларын күреп тә күтәрелә.
Күптән түгел Голубятников/Мусин урамындагы
ишегалды яңартылды. Йорт янындагы территорияне танып та булмый, халык бик
канәгать калды.