Барыгызны да 30
ноябрьдә"Пирамидада" узачак "Игелекле дулкын" Бөтенроссия
фестиваленең гала-концертына чакырам. Төбәк сайлап алу турларында җиңгән 130
талантлы бала Россия эстрадасы йолдызлары – Филипп Киркоров, Сергей Лазарев һәм
Валерия белән бергә чыгыш ясаячак.
"Игелекле
дулкын” фестивалендә катнашучылар – төрле язмыш, катлаулы диагнозлы бөтенләй
уникаль балалар. Балалар искиткеч шигырьләр, музыка язалар, җырлыйлар, бииләр,
төрле музыка коралларында уйныйлар. Авырлыкларны җиңеп, алар сәхнәгә чыга,
чыгыш ясый. Лауреатларның берсе 100 процентлы сукырлык белән фортепианода уйный.
"Игелекле дулкында” катнашучылар арасында киләчәктә үзләрен чын артистлар
буларак күрсәтә алырлык балалар күп булыр, дип ышанам.
Күп кенә балалар
өчен фестиваль – ул үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү генә түгел, ә танылган
артистлар белән бер сәхнәдә җырлау мөмкинлеге дә. Йөз тапкыр ишетүгә караганда,
бер тапкыр күрү яхшырак бит. Сез залда утырсагыз, бу кешеләрне күрәчәксез,
энергетиканы тоячаксыз... Бу кыйммәт тора. Сезне 30 ноябрьдә гала-концертта
көтеп калабыз!