«Чәчәк фестивале» Казанда «Әкият» курчак театры каршында
инде бишенче тапкыр оештырылды. Фестиваль үзен яхшы яктан күрсәтте һәм шәһәр
халкы, шәһәр кунаклары күңеленә хуш килде. Масштабы куандыра: композицияләр,
узган ел белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк, өстәмә яшел зона
булдырылган, катнашучылар саны да арткан.
Быелгы тема - «Җәйнең якты төсләре». Биредә инде таныш
булган композицияләр дә, яңалары да - «Җил белән бию», «Әкияти вакыт», пианино
һәм клавишалар рәвешендәге сукмаклы сәхнә музыкаль мәйданчыгы да тәкъдим
ителгән. ТАССРның 100 еллыгына багышланган Триумфаль арка аеруча аерылып тора:
ул фоторәсемнәр һәм үсемлекләр белән тулган каркастан тора.
Композицияләр ясау өчен чәчәкләр, агачлар, куаклар,
арт-объектлар, декор, яктырту элементлары кулланылган. Болар барысы да
кабатланмас атмосфера тудыра һәм күтәренке кәеф бүләк итә. Боларның барысын да
тормышка ашырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәт. Казанны иң төзек, матур шәһәр итү
бурычы өстендә эшне дәвам итәргә кирәк.