Идел буе халыкларының «Итил» фестивале
Денис Гордийко
Идел буе
халыкларының «Итил» фестиваленә башка төбәкләрдән кунаклар киләчәк, бу исә
шәһәрнең, республиканың һәм илнең күпмилләтле булуын тагын бер кат ассызыклый.
Барлык чараларда да яшьләрнең актив катнашуы куандыра. Без халыкларның
гореф-гадәтләре һәм аларның мәдәниятен саклау турында яшьләр белән бер телдә
сөйләшү өчен төрле формалар эзләдек. Һәм таптык. «Итил» фестиваленә фолк-музыкага
карата үз карашлары булган яшь иҗат коллективлары килергә теләк белдерде.
Әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең яраткан җырлары заманча интерпретациядә
яңгырый. Яшьләр әлеге традицияләрне (яңача, үзләренең рухларында булса да) дәвам
итә икән, димәк, милли мәдәният яшәячәк.