Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры гастрольләре
Денис Гордийко фотосы
Казан – бай мәдәни традицияләре булган шәһәр. Без
шәһәребезнең театр тормышына үз өлешебезне кертергә булдык һәм Константин
Хабенский белән күптәнге дуслар булганга, А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать
театрын чакырдык. Казан бу көздә театрның гастроль турында беренче шәһәр
булачак.
10 елдан соң танылган театр яңадан Татарстан башкаласында
үз спектакльләрен күрсәтәчәк. 11 нче һәм 12 нче октябрьдә Г.Камал исемендәге
театрда тамашачыларга «Сирано де Бержерак» спектакле тәкъдим ителәчәк. Төп
рольләрне труппаның йолдызлы составы башкара: Юрий Чурсин, Паулина Андреева,
Игорь Золотовицкий һәм башка күп кенә атаклы артистлар.
16 нчы һәм 17 нче октябрьдә М.Җәлил исемендәге опера һәм
балет театрында Казан тамашачылары «Враки, или Завещание барона Мюнхгаузена»
спектаклен карый алачак. Виктор Крамерның Константин Хабенский катнашында
язылган пьесасы Мюнхаузен тормышы турында сөйләүче берничә әсәр (Рудольф Эрих
Распе әсәрләреннән Григорий Горин һәм Марк Захаров иҗат җимешләренә кадәр)
нигезендә барлыкка килгән.
Өстәвенә, без спектакльләр күрсәтү турында гына
килешмәдек – яшьләр, сәхнәдә беренче адымнарын ясаучылар өчен мастер-класслар
булачак.