“Черек күл” паркындагы Җәйге китап фестивале
Марат Мөгыйнов фотосы
Инде бу ялларда – 10-11 июньдә – Казанның “Черек күл” паркында Җәйге китап
фестивале узачак, чара “Смена” заманча мәдәният үзәге тарафыннан оештырыла.
Беренче адымнарыбызны ясаган чакны, әлеге проектның ничек
эшләп китүе турында уйланганыбызны яхшы хәтерлим. Һәм менә инде 7-нче тапкыр
барлык кешеләрне дә сыйфатлы әдәбият фестиваленә чакырабыз. Ел саен
катнашучыларның географиясе киңәя, күпләгән Россия һәм чит ил белгечләре килә, ярминкәдә
катнашучы нәшриятлар саны үсә, татар әдәбияты һәм балалар мәйданчыклары тәкъдим
ителә.
Парк һәм скверларыбызны җанландыру турында хыялландык. Һәм Җәйге
китап фестивале әлеге максатка таба яхшы адым булып тора. Шуның өстенә,
Казанның китап сөючеләре өчен сыйфатлы әдәбиятка якынаю мөмкинлеге дә бу. Казанның
мәдәниятле, китап ярата торган шәһәр булуын телим, мондый төрдәге фестивальләр
парклар, скверлар һәм иҗтимагый киңлекләр өчен гадәти чарага әйләнсен иде.
Киләсе ялларда һичшиксез әлеге чарага барырга планлаштырам
һәм барчагызны да фестивальдә көтеп калам.