Казанның С.СәетГалиев исемендәге мәдәният йортында «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» дигән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сәнгать иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. Ул Татарстанның 21 махсус оешмасыннан 600 дән артык баланы һәм өлкәннәрне берләштерде. Эшлекле дүшәмбедә Илсур Метшин катнашучыларны әзерләүче педагогларга һәм фестивальнең меценатларына рәхмәт белдерде, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче гаиләләр белән очрашу турында сөйләде.
«Гаиләләр бөтенесе төрле, һәркайсы үз эше белән шөгыльләнә, ләкин алар бертөрле – үзенчәлекле балалар тирәсендә берләшкәннәр, шатлык өчен яңа мизгелләр табалар, үзләренчә бәхетле. Бу яхшы, хәтта СМЧ белән балаларны тәрбияләүчеләр өчен генә түгел, ә тулаем алганда да иң яхшы үрнәк. «Игелекле Казан» күбесенчә тормышны һәм бер-берсен ярата белгән кешеләрдән тора. Бу теманы белән тирәнрәк танышырга «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» фестивале ярдәм итә», – дип әйтеп узды шәһәр башлыгы
Ул билгеләп үткәнчә, фестиваль 2007 елдан бирле уздырыла һәм бу вакыт эчендә масштаблы чарага кадәр үсте. Илсур Метшин фестивальне оештыруда катнашкан һәм балаларга чыгышларны әзерләнергә ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. «Педагогларга һәрвакыт авыр, ә үзенчәлекле балаларны әзерләү өчен аерым сабырлык, балаларга аерым мәхәббәт һәм махсус талант кирәк», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Мэр шулай ук хәйриячеләргә рәхмәт белдерде: «Әйдәгез, кешеләр хәйрияче сыйфатында кем катнашуын белсен өчен, тиешле хатларны языйк. Елдан-ел хәйриячеләрнең исемнәрен беләбез һәм яңаларын үстерәбез. Инвалидлар декадасы – барыннан да элек, бу эшкә кушылмаганнарны игътибарын җәлеп итү өчен аерым бер атна. Ә тулаем алганда без моның белән системалы рәвештә шөгыльләнәбез һәм алга таба дәвам итәчәкбез».
«Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» фестиваленең сайлап алу турлары вакытында жюри әгъзалары 230 тирәсе номер бәяләде. 200 конкурсант финалга узды һәм гала-концерты сәхнәсендә чыгыш ясады, ә тамашага 500 дән артык тамашачы килде. Бәйрәмнең һәр кунагы истәлекле бүләк алды. Ә вакыйгада катнаша алмаган кешеләр өчен Совет районының «Вконтакте» рәсми төркемендә трансляция алып барылды. Онлайн концертны 4 меңгә якын кеше карады.
Концертны ачу алдыннан мәдәният сарае холлында төрле еллар фестиваленең фотозонасы һәм фотокүргәзмәсе эшләде. Бәйрәмгә шулай ук аниматорлар һәм фокусниклар чакырылды.
«Елдан-ел сәхнәдә укучыларга ярдәм итүче лаеклы артистларыбызга зур рәхмәт. Быел катнашучылар Салават Фәтхетдинов, Илүсә Хуҗина, Роман Плеханов, шулай ук Раяз Фәсихов, Илгиз Шәйхразиев, «Шарм» шоу-театры һәм «Кызыл тау» фольклор ансамбле белән бергә чыгыш ясады, – дип билгеләп үтте Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов. Ул шулай ук шәһәр һәм республика җитәкчелегенә, оешмаларга һәм педагогларга рәхмәт белдерде.
Гадәттәгечә фестиваль кысаларында балаларның кадерле хыяллары тормышка ашты. Мәсәлән, Кәрим Биктаһиров профессиональ студиядә җыр яздырырга теләгән, «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары белән очрашырга, ә Риаз Булатов һәм Сәйдә Йосыпова (быел иң яшь катнашучы) – аэропортка барырга һәм чын пилот кабинасында утырырга тели. Дүртенче интернатта тәрбияләнүчеләрнең теләкләре тиздән тормышка ашачак: «Шарм» шоу-театры аларга тәэсирләр сараена билетлар бүләк итәчәк.
«Балаларның физик мөмкинлекләре чикләнгән булса да, аларның таланты һәм яңа үрләрне яуларга омтылуы чиксез. Бу фестиваль – чын иҗади батырлык, ныклык, рух көче һәм чын иҗатның ышандыргыч көче үрнәге», – дип йомгаклады Роман Фәтхетдинов.
Исегезгә төшерәбез, «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» фестивале ел саен Казанда уза. Сайлап алу турларында 600 дән артык кеше катнаша. Җиңүчеләр зур гала-концертта чыгыш ясый, узган ел ул 200 финалистны берләштерде.