Казан Ратушасында туристлык, ресторан һәм кунакханә өлкәсе хезмәткәрләре арасында «Кунакчыллык йолдызлары – 2024» III төбәкара һөнәри осталык фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Ярышларга Россиянең 23 шәһәреннән, шул исәптән Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Түбән Новгородтан, Уфадан, Омсктан 239 кеше гариза биргән. Финалга 187 катнашучы чыкты, алар 12 төрле номинациядә иң яхшылар исеме өчен көрәштеләр. Катнашучыларны Мәскәү, Иркутск һәм Чебоксар белгечләре бәяләде. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.
«Фестиваль Казан тормышының тулы кыйммәтле өлешенә әверелде һәм елдан-ел таныла бара. Конкурста катнашучыларның саны артуы, аның географиясенең киңәюе кешеләрдә кызыксыну уятуын сөйли», — диде Илсур Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, элек катнашучылар арасында Идел буе халкы булган, хәзер Россиянең 20 төбәгеннән һөнәр осталары үз көчләрен сынап карый. Шулай ук «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә эшләүче Уганда, Зимбабве, Эфиопия, Шри-Ланка, Конго Демократик Республикасыннан конкурста катнашучылар булды.
Быел фестивальгә яңа номинацияләр өстәлде, шуларның берсе – «Казанның тотрыклы киләчәгенә өлеш кертү», анда үз эшләрендә социаль һәм экологик җаваплылык принципларын тоткан предприятиеләрнең казанышларын билгеләп үттеләр. «Тотрыклы үсеш концепциясен актив рәвештә алга сөрүче шәһәр буларак, Татарстан башкаласы өчен бу аерым әһәмияткә ия. Тотрыклы туристлык әйләнә-тирә мохит ресурсларын оптималь файдалануны, җирле мәдәни традицияләрне саклап калуны күздә тота – һичшиксез, болар барысы да Казанның киләчәге һәм бөтен туристлык өлкәсе өчен беренчел әһәмияткә ия», — диде мэр.
Бүген Казанда туризм шәһәр икътисадының тулы хокуклы тармагы булып тора, шуңа күрә кунакчыллык өлкәсенә аерым игътибар бирелә. «Казанның меңьеллыгы алдыннан, 2005 елда, безнең өчен 460 мең турист саны рекорд кебек тоелды. Аннары 10 ел элек без үз алдыбызга 2030 елга кадәр туристлар санын 5 миллионга җиткерү максатын куйдык. Ул вакытта бу мөмкин түгел кебек иде, әмма узган ел без 4,5 миллион кунак кабул иттек», — дип билгеләде Илсур Метшин. «Күрәсең, туризм Татарстан башкаласы бюджеты керемнәренең мөһим маддәсенә әверелә. Бу өлкәдә кертемнәр булачак, бу өлкә үсәчәк, шуңа күрә без сездән башка булдыра алмыйбыз – үз һөнәрегездә сез — иң яхшылары», – дип дәвам итте ул.
Бу тармакны үстерүнең мөһимлеген ТР башкаласында уздырыла торган халыкара чаралардан да аңларга була. «Казан узган ел зур халыкара чараларны оештырды — «Киләчәк уеннары», БРИКС спорт уеннары, БРИКС саммиты. Мондый масштаблы вакыйгалар кунакчыллык өлкәсенең үсеш дәрәҗәсен күрсәтү өчен бик яхшы мәйданчык булып тора. Һәм миңа Татарстан башкаласының лаеклы дәрәҗәдә булуын күрсәтүе шатлыклы, монда пешекчеләрнең, тегүчеләрнең, официантларның, кунакханә һәм ресторан идарәсерләренең хезмәте зур. Ахыр чиктә сезнең һөнәри осталыгыз, җаваплылыгыгыз, ачык күңеллелегегез шәһәребез турында аерым хис-тойгылар тудыра, аны яратырга һәм бирегә кабат-кабат әйләнеп кайтырга мәҗбүр итә», — дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин катнашучыларга.
Ике этап нәтиҗәләре буенча 12 номинациядә 36 җиңүче һәм призерлар билгеләнде. Мәсәлән, «Иң яхшы пешекче» булып Чебоксарның One cost рестораныннан Александр Гониашвили танылды. Кондитерлар арасында Курск дәүләт технология һәм сервис техникумыннан Ольга Боева җиңүче булды. Казанның SKY кафе-барыннан Рената Мөхсимова «Иң яхшы официант» дип танылды. «Иң яхшы ресторан менеджеры» номинациясендә җирле Olio рестораныннан Кира Башарина җиңү яулады, ә «Иң яхшы бармен» The Old Tatirish bar барыннан Шамил Мөхәммәткулов булды.
«Мин алты елга якын бармен булып эшлим. Минем хәтта халыкара тәҗрибәм дә шактый зур. Мин Төркиядә югары дәрәҗәле кунакханәләрнең берсендә эшләдем, анда бар-идарәче вазыйфасын биләдем. Минем бу конкурста беренче генә катнашуым түгел. Мин үзем уйлап чыгарган эчемлекне тәкъдим иттем, аның нигезендә җирле ингредиентлар өстәлгән классик коктейль, мин аны бераз гына үзгәрттем. Мин үз коктейлем белән республикабызның кунакчыллыгын күрсәтергә теләдем. Күрәсең, минем барысы да килеп чыкты», — дип сөйләде Шамил Мөхәммәткулов.
Казанда Ramada кунакханәсендә эшләүче Мария Арутюнян «Иң яхшы тегүче» дип танылды. Җыештыручылар арасында Марина Штерцер – «АМАКС Сафар-отель» кунакханәсе хезмәткәре, ә шәһәр блогерлары арасында Марина Фунтикова җиңүче булып чыкты.
«Бу минем әлеге конкурста катнашырга икенче омтылышым. Үткән елны мин өченче урынны яуладым. Борчылмадым, яңадан кайтырга булдым. Минем блогым Казандагы күп балалы гаилә тормышы турында. Мин шәһәрдә кая барырга мөмкин булуы турында сөйлим. Шулай ук мин безнең республика буенча бюджет сәяхәтләре турында сөйлим», – дип сөйләде үз эше турында «Иң яхшы шәһәр блогеры».
Жюри каршындагы чыгышына Марина Фунтикова бик җентекләп әзерләнгән. Белгечләрнең берсе Мәскәүнең экскурсиячесе булып чыкты, шуңа күрә катнашучы татар халкының кунакчыллыгын финал бәйгесендә күрсәтте. «Ул беркайчан да Казанда булмаган. Безнең фестиваль «Кунакчыллык йолдызлары» дип аталганлыктан, мин татар чәен тәкъдир итәргә булдым. Мин әнидән татар чәйнеге, чынаяк, матрешка, чәкчәк, өчпочмак алып килдем. Үз кыяфәтемә милли төс керттем. Мәскәү экскурсиячесе безнең төбәккә булган мәхәббәтен белдерде һәм: «Казандагы конкурста жюри әгъзасы булу менә нәрсә дигәнне аңлата икән», – диде.
«ЛидерКазань» туроператоры Элина Мәүлетова «Эчке һәм керү туризмы буенча иң яхшы менеджер» булды. «Күтәрелә торган йолдыз. Иң яхшы эчке һәм керү туризмы менеджеры» конкурсында җиңүче итеп Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты укучысы Валерия Ермошкина билгеләнде.
Быел конкурста ике яңа номинация өстәлде. Хәзер үз көчләрен мәктәп укучылары да сынап карый ала. «Булачак Кунакчыллык йолдызы. Иң яхшы официант» номинациясендә җиңүче булып Казанның Совет районындагы 15 нче мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Азалия Галимова танылды. Ә «Казанның тотрыклы киләчәгенә керткән өлеше» өчен Kazan Palace by Tasigo кунакханәсен билгеләп үттеләр.
Җиңүчеләргә кубок, «Кунакчыллык йолдызы – 2024» дипломы, 50 мең сум күләмендә акчалата сертификат һәм башка бүләкләр тапшырылды.
Тантана ахырында мэр кунакчыллык өлкәсе вәкилләренә тагын бер кат рәхмәт белдерде һәм Казанда туристлык үсеше тарихының ничек башлануын искә төшерде. «Башта Универсиаданы каршыладык. Мин үз тойгыларымны яхшы хәтерлим. Без 2009 елда җиңгәч, бездә кунакханәләр җитмәвен аңладык. Шәһәрнең меңъеллыгыннан соң кунакчыллык өлкәсе күтәрелештә булса да, без бөтен дөньяны каршы алырга әзер түгел идек әле. Без яңа кунакханәләр төзедек: бу кунакханәләрне бергәләп әйләнеп чыкканыбызны хәтерлим, яңа диварлар, җиһаз исе һәм кунакчыллык өлкәсенең инде танылган вәкилләре булган кешеләрнең бөтенләй ышанычсыз күзләре», — диде Илсур Метшин.
Хезмәткәрләрне укыту өчен бөтен илдән идарәчеләр һәм остазлар чакырылган. «Без Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын каршылаганда, шушы ук кешеләр армиянең өлкән хезмәткәрләре кебек басып тордылар. Аларда ышаныч бар иде, һәр хәрәкәтләре үткен һәм оста иде. Ә иң мөһиме — бу команда хәрәкәтләре иде», — дип ассызыклады мэр.
Алга таба Казан 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатын, WorldSkills, «Киләчәк уеннары», БРИКС уеннары һәм БРИКС саммитын каршы алды. «Болар барысы да Федераль хөкүмәткә, республикабыз җитәкчелегенә зур ярдәм. Әмма иң төп өлеше – кешеләр. Мин сезгә чын күңелдән рәхмәтлемен, минем өчен сез — чын йолдызлар. Казан бүген шундый булганына бары тик монда сезнең кебек йолдызларның эшләве һәм иҗат итүе аркасында гына», – дип йомгаклады мэр.
Фестивальне шәһәр мэриясе Идел буе шәһәрләре ассоциациясе һәм Себер һәм Ерак көнчыгыш шәһәрләре ассоциациясе ярдәмендә үткәрә.