Бүген Татарстан рәисе Рөстәм
Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Казанның «Замбези елгасы» зооботаника
бакчасының яңа өлешендә булдылар. Учреждениедә аларны республиканың премьер-министры
урынбасары Ләйлә Фазлыева озата йөрде. Кунаклар приматлар, фил һәм юлбарыс яши
торган павильоннарны карадылар, шулай ук балалар – волонтерлар һәм экология
хәрәкәте алдынгылары белән аралаштылар.
Казанның зооботаника бакчасына бу
елның сентябрендә Хабаровск өлкәсеннән Амур юлбарысларын алып кайтканнар. Шушы
көннәрдә ерткычларны – Басур һәм Саянны – «Замбези елгасы» территориясендәге
төзекләндерелгән вольерга урнаштырганнар.
Зооботаника бакчасы хезмәткәрләре
сөйләвенчә, ерткычларны вольерларга карантин һәм ветеринария тикшерүләре
узганнан соң «Ерткычлар» бүлеге хезмәткәрләре, ветеринария табиблары күзәтүе
астында урнаштырганнар. Хәзерге вакытта юлбарыслар үзләрен яхшы хис итә, иркен
урам һәм экспозиция зоналарын үзләштерә башлаган.
Яңа павильон иркен ике урам
вольерыннан, ике куып кертү бүлмәсеннән, экспозиция вольерыннан, нәни хайваннар
тудыру бүлеге булган заманча комплекстан гыйбарәт. Аның эчендә азык бүлмәсе,
әзерләү цехы, көнкүреш бүлмәләре һәм хезмәткәрләр өчен эш кабинетлары бар.
Казанга алып килгәннән соң
юлбарыслар сизелерлек үскән. Басур исемле ата юлбарысның тән авырлыгы 64
килограммнан 103 килограммга кадәр арткан, Саян исемле ана юлбарыс 70,6
килограммнан 97 килограммга җиткән. Саян җитез холкы белән аерылып тора, Басур
исә тынычрак һәм күзәтүчән, ди зооботаника бакчасы хезмәткәрләре.
Зооботаника бакчасын карап
йөргәндә Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин бүген бирегә экскурсиягә дип килгән
балалар белән дә очрашты. Алар арасында – волонтерлар, экология хәрәкәте
алдынгылары, яшүсмерләрнең хезмәт отрядлары вәкилләре, шулай ук Казаннан 14
яшьлек яшь герой Николай. Яз көне ул күрше йортта башланган янгынны күреп ала
һәм аны янгын сүндергеч ярдәмендә сүндерә. Балалар арасында җәйге «Күрше»
фестивале активистлары да бар иде. Балалар үз районнарында ишегалды чараларын оештыруда
катнашкан. Экскурсия тәмамланганнан соң, балаларны республиканың чыршы
бәйрәменә алып киттеләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы рәисе матбугат
хезмәте.
Казанның зооботаника бакчасы ике
өлештән – 1806 елда профессор Карл Фукс нигез салган тарихи өлештән һәм 2019
елда ачылган хәзерге «Замбези елгасы» дигән заманча киңлектән гыйбарәт.
Зооботаника бакчасында 139 төр 4683 хайван исәпләнә. Ботаника өлешендә 1098
төрне тәшкил итүче 4493 үсемлек үсә. Паркта яшәүче 26 хайван төре Халыкара Кызыл
китапка, 9 хайван төре һәм 13 үсемлек төре Россиянең Кызыл китабына, 4 хайван
төре һәм 5 үсемлек төре Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.
Зоопаркның «Замбези елгасы» дигән
яңа өлешендә Африка хайваннарын күрергә була.
Бу елны Казанның зооботаника
бакчасында 852 меңнән артык кеше булган. Килүчеләр өчен 331 экскурсия, шул
исәптән 98 хәйрия экскурсиясе уздырылган.