Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы
башкаласы мэры Илсур Метшин, матур гадәт буенча, федераль, республика һәм шәһәрнең
массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Чарада шәһәр башлыгы
узып баручы елга йомгак ясады. Ел саен уздырыла торган матбугат конференциясе
Казан Ратушасында узды.
Илсур Метшин журналистлар белән очрашуда
2025 елның уңышлы һәм нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. Мэр шәһәр икътисадының
тотрыклылыгын башкала өчен төп күрсәткечләрнең берсе булуын атады. Бу елны
Казанда шәһәр халкы өчен уңайлы мохит булдыру буенча барлык төп программалар
гамәлгә ашырылган, шулай ук торак төзелеше актив алып барылган.
«Теләсә кайсы дәүләтнең, төбәкнең,
шәһәрнең хыялы булган – бер кешегә бер квадрат метр торак төзү теләге безнең дә
хыял иде. Һәм без 1 миллион 300 мең квадрат метрдан артык торак төзедек. Бу
шундый макроикътисади күрсәткеч, лакмус кәгазе, ул шәһәрнең торышы, аның
икътисады турында сөйли», - диде Илсур Метшин. Татарстан белән Казан шулай ук төп
капиталга инвестицияләр җәлеп итү, җитештерү күләме, уртача хезмәт хакы кебек
күрсәткечләр буенча да елны уңышлы тәмамлый, дип өстәде ул.
Шәһәр башлыгы яңа объектлар төзүнең
һәм аларның архитектурасының сыйфаты үсүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Архитектура
һәм шәһәр төзелеше идарәсенә килештерүгә якынча 1,4 мең проект кергән.
«Һәм сез беләсезме, аларның берсе
икенчесеннән яхшырак. Әлеге проектлар буенча безнең тәҗрибәле архитекторлар һәм
девелоперлар, яшь һәм талантлы архитекторлар эшли. Алар бөтенләй башка Казанны,
башка тормыш рәвеше төзиләр. Мине бу проектлар таң калдыра. 1,4 мең проекттан биш
йөздән аз гына кимрәге хупланды», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. Бу елны
гамәлгә ашырылган объектлардан мэр Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасын
атады.
Очрашуда Илсур Метшин шулай ук туризмны
үстерү темасына да кагылды, Казанның яңа рекордка омтылуын ассызыклады – 2030
елга шәһәрнең биш миллион турист кабул итәргә әзерләнүен җиткерде. «Безгә
килүләрен дәвам итәләр. Шәһәребез уңайлы, төзек һәм имин булсын өчен көчтән
килгәннең барын да эшлибез. Уңайлы мохитне яхшырту мәсьәләсендә закон
проектларын хуплаган республика рәисенә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтендәге,
Дәүләт Советындагы хезмәттәшләребезгә рәхмәт. Юлларны яңартырга мөмкинлек
биргән илкүләм проектлар өчен илебез президентына рәхмәт. Без инде берничә ел рәттән
нормаларга туры килә торган юллардан йөрибез. Күрсәткечләр мактанырлык: 85
процент юл тәртипкә китерелгән. Бу ел бистәләрдә төзекләндерелгән юлларның
рекордлы саны белән дә сөендерде», - дип игътибарны бистә юлларына юнәлтте Казан
башлыгы.
Илсур Метшин Игорь Крутойның «Яңа
дулкын» фестивален уздыруны шулай ук елның төп вакыйгаларының берсе дип атады.
Исегезгә төшерәбез, чарага билетларның бары тик 11 процентын гына Казан халкы
сатып алган, калган тыңлаучылар Россиянең һәм дөньяның башка төбәкләреннән җыелган.
Мэр фикеренчә, бу вакыйганың федераль һәм халыкара дәрәҗәсен ассызыклый, кунакларны
җәлеп итүгә һәм шәһәрнең зур мәдәни үзәк буларак имиджын ныгытуга ярдәм итә.
2025 елда төп үсеш программаларының
барысы да үтәлгән. «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру төгәлләнгән –
466 йортның ишегалды төзекләндерелгән. Аларның территорияләрендә балалар һәм
спорт мәйданчыклары, уку мәйданчыклары, эко-граффити, төрле кече архитектура үрнәкләре
барлыкка килгән. Шулай ук ишегалларында инженерлык челтәрләре яңартылган.
Исегезгә төшерәбез, соңгы өч елда
Казанда күпфатирлы 610 йорт капиталь төзекләндерелгән – 160 мең шәһәр кешесе
өчен торак шартлары яхшыртылган. Моннан тыш, бер ел эчендә ике еллык программа
үтәлгән: 141 йортта хезмәт күрсәтү вакыты киләсе елда тәмамлана торган 457 лифт
алыштырылган. Шулай ук Казанда күпфатирлы 88 йорт төзекләндерелгән.
Татарстан Республикасы башкаласында
ел саен яңа белем бирү учреждениеләре ачыла. «Җәй» торак комплексында илкүләм «Яшьләр
һәм балалар» проекты кысаларында 1224 урынга исәпләнгән 123 нче
физика-математика лицее ачылган. Узып баручы елда шулай ук ике медицина
учреждениесе – «Яз» торак комплексында 20 нче шәһәр поликлиникасы филиалы һәм «Идел
киңлекләре» торак комплексында 11 нче балалар шәһәр поликлиникасы филиалы төзелгән.
Объектлар «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырылган.
«Билгеле бер юнәлеш буенча эшли
торган белгечләрне табу кыенлыгы бар, әмма без белгечләрне җәлеп итү өчен Мәгариф
идарәсе, Сәламәтлек саклау идарәсе, министрлыктагы хезмәттәшләр белән бергә эшлибез»,
- дип ассызыклады Илсур Метшин. Аның сүзләренә караганда, соңгы өч елда гына да
Казанга 600 укытучы күченгән. Шәһәрдә белгечләрне җәлеп итү һәм алар өчен
шартлар тудыру мәсьәләсе буенча системалы эш алып барыла.
«Бүгенге көндә без инде 1 миллион
300 меңнән артып киттек. Башкалабызда туучылар саны буенча күрсәткечләр уңай, безгә
килүче мигрантлар да бар. Исегезгә төшерәм, 2005 елда, югары белем алучылар
арасында аудит үткәргәндә, Татарстанга студентларның өч проценты гына
килгәнлеге ачыкланды. Совет чорында әлеге күрсәткеч 19-21 процент булган. Хәзерге
саннар – 37-38 процент. Һәм безгә югары баллга ия студентлар килә. Алар Казанда
кала, гаилә кора, балалар таба, актив халыкка әйләнә, җитештерү, базар, эшмәкәрлек,
спорт һәм социаль өлкәләрдә эшли. Без әлеге мәсьәләне системалы рәвештә хәл
итәбез һәм бу нәтиҗә бирә», - дип сүзен йомгаклады Илсур Метшин.