Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов
һәм Казан мэры Илсур Метшин «Әкият» курчак театры янындагы паркта Яңа ел
чыршысы ачылышында булдылар. Яңа елның төп бизәге булган яшел чыршының биеклеге
– 20 метр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы рәисе матбугат хезмәте.
Кунакларга «Как Емеля Новый год
спасал» театральләштерелгән тамашасы, аниматорлар катнашында интерактив зона,
келәм ясау остаханәсе, «Өстәл арты» перформансы һәм музыкаль концерт
әзерләнгән. Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы халык артисты
Ришат Төхвәтуллин ачылыш тантанасының хедлайнеры булган.
Бүген шулай ук «Бияләй» ярминкәсе
эшли башлады. Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен биредә бәйрәм рухы
булдырылган: килүчеләрне уңайлы фотозоналар, аттракционнар, кайнар татар
сыйлары көтә, шулай ук ярминкәгә килүчеләр һөнәрчеләрнең авторлык эшләнмәләрен
сатып ала ала. Ярминкә 8 гыйнварга кадәр оештырылачак.
Республикада җәйге сезонның
дәвамы буларак башлап җибәрелгән «Татарстанда кыш» проекты барлык шәһәр һәм
районнарда йөзләгән чараны берләштерә. Проектның җәйге сезоны бик тә уңышлы
узган: Татарстанның 45 муниципаль берәмлегендә 3,5 меңнән артык чара оештырылган.
«Татарстанда кыш» проектының
онлайн-афишасында 800 дән артык чара урнаштырылган. Шуларның 200 дән артыгы –
«Күрше» фестивале кысаларында. Кышкы чорга республика буенча барлыгы 1,5 мең
чара уздыру планга кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, Казанда
«Казанда кыш» проекты кысаларында 500 гә якын яңа ел чарасы уздырылачак.
Республика башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен флешмоблар,
театральләштерелгән тамашалар һәм гаилә белән карау өчен музыкаль чыгышлар
әзерләнә.