Бүген ел саен уздырыла торган
матбугат конференциясендә шәһәр мэры Илсур Метшин узып баручы елга йомгак ясады
һәм 2026 елда Казанны үстерү планнарын билгеләде. Федераль, республика һәм
шәһәр күләмендә эшләүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу
барышында Казанның ислам дөньясының мәдәни үзәге буларак өметле киләчәге,
Җәмигъ мәчете төзелеше, шәһәр базарларын үстерү, электр самокатларын куллануны
җайга салу һәм шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә яңа технопарк булдыру турында
фикер алыштылар. Чара Казан Ратушасында узды.
Казан – 2026 елда ислам дөньясының мәдәни
башкаласы
Шәһәрнең ислам дөньясының мәдәни
үзәге буларак киләчәге төп темаларның берсе булды. Әлеге статусның өметле
киләчәге турында сорауны «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең баш мөхәррире –
генераль директоры урынбасары Ринат Билалов бирде.
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча,
Казан өчен бу исем аерым кыйммәткә ия һәм шәһәрнең күпгасырлык тарихын тану
булып тора. Илсур Метшин әлеге карарны кабул итүдә катнашучыларның барысына да
рәхмәт белдерде, мондый вакыйгалар һәрвакыт шәһәр мохите, инфраструктурасы
үсешенә зур этәргеч була, дип билгеләде.
«Нинди генә чара булмасын,
аларның барысы да шәһәр инфраструктурасын яхшырта. Универсиада шәһәрдә
бассейннар һәм спорт заллары санын арттыруга ярдәм итте. Футбол буенча дөнья
чемпионаты да», - диде Илсур Метшин.
Мэр Россия президенты Владимир
Путинның еллык матбугат конференциясендә Татарстанга югары бәя бирүен аерым
искәртте. Дәүләт башлыгы төбәкне толерант һәм милләтара татулык үрнәге буларак
билгеләп үтте. «Бу татулыкның тамырлары гасырлар тирәнлегенә барып тоташа һәм
бүген әлеге эшнең безнең тарафтан дәвам иттерелүе шулай ук матур нәтиҗә», - дип
ассызыклады Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, нәкъ
менә төбәктәге халыкара һәм динара тынычлыкның тарихи традицияләре халыкара ныклы
багланышлар булдыру өчен нигез булган. Бу принциплар Россия һәм Татарстанның
ислам дөньясы дәүләтләре белән дустанә мөнәсәбәтләрен үстерүгә ярдәм итә, Казанның
мәдәниятара багланышлар ноктасы буларак ролен ныгыта, дип билгеләде ул.
Порт урамында Казанның яңа
символы
«Урбан-медиа» баш мөхәррире Алсу
Сафина бу елны киң җәмәгатьчелек арасында бәхәсләр тудырган яңа Җәмигъ мәчетенең
мәйданчыгын сайлау һәм архитектура концепциясе турында сорады.
Илсур Метшин иҗтимагый тавыш бирү
нәтиҗәләре буенча «Яңа порт» территориясе зур өстенлек белән җиңде, дип
искәртте. Шул ук вакытта ул проект тирәсендәге бәхәсләрнең закончалыклы булуын
билгеләп үтте.
Шәһәр башлыгы мәчет проектының
барлык кирәкле кануннарны үтәп һәм профессиональ консультантлар катнашында
башкарылуына игътибар итте. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, булачак мәчетнең
урынын сайлау мәсьәләсендә дин әһелләре һәм шәһәр халкы тәкъдимнәренә игътибар
ителәчәк.
Мэр ассызыклаганча, Казанда гадәти
архитектура үрнәкләре кулланып эшләнгән йөзләрчә мәчетләр бар, һәм бу –
шәһәрнең зур рухи байлыгы: «әгәр без чын мәгънәсендә үзенчәлекле, башкаларны
кабатламый торган мирас турында сөйләсәк, мондый проект башкаланың төп символына
әйләнер иде».
Башка әһәмиятле объектлар белән чагыштырып,
Илсур Метшин үз вакытында «Казан» гаилә үзәге хакындагы тәнкыйть сүзләрен дә искә
төшерде. «Игътибар итегез, хәзерге вакытта Казан нинди образлар белән ассоциацияләнә?
Бу, әлбәттә, Кремль һәм «Казан» гаилә үзәге. Аллаһ боерса, Җәмигъ мәчете белән
дә шулай ук булсын», - дип билгеләде мэр.
«Мәскәү базары янында әбиләр өчен
урыннар булырга тиеш»
«Татарстан Республикасы» журналы баш
мөхәррире урынбасары Ольга Мачнева матбугат конференциясе барышында күптән
түгел яңартып ачылган Мәскәү базары темасына кагылды һәм аның эшенә, шул
исәптән сатучылар өчен шартларга, урам сәүдәсенә кагылышлы мәсьәләләрне
күтәрде.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, базарны
яңартып төзекләндерү барышында урам сәүдәсен тәртипкә китерү һәм җирле
җитештерүчеләр өчен яхшы шартлар булдыру бурычы куелган. «Без махсус рәвештә
урам сәүдәсе өчен дә урын булдырдык – әбиләр үзләре җитештергән азык-төлекне, яшелчәләрне,
тозланган эшләнмәләрне халыкка тәкъдим итә ала. Урамда алар өчен урыннар
булырга тиеш», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин базар янәшәсендәге территориядә
сәүдә объектларын сүтүгә бәйле мәсьәләләргә аерым тукталды. «Беркем дә беркемне
куып чыгармый. Килешүләр аңлаешлы булды, барлык шартлар да тудырылды. Ни кызганыч,
90 нчы елларда мәйданны канун нигезендә рәсмиләштерелгән лареклар белән
тутырып, аны юкка чыгарганнар. Әйе, алар законлы, әмма бүген без территориянең
комплекслы үсеше турында сөйлибез», - диде ул.
Мэр барлык карарларның да
эшмәкәрләр белән аңлашып кабул ителүен ассызыклады. «Без хәлдән чыгу юлын табабыз:
объектлар сүтеләчәк, әмма эшмәкәрләргә коммерция бәясе түләнәчәк», - дип
белдерде Илсур Метшин.
Аның сүзләренчә, планнарда – Мәскәү
базары каршындагы скверны шәһәргә кире кайтару.
Мэр шәһәрнең башка базарлары да үзгәрешләргә
әзерләнә, диде. Әйтик, Идел буе базары архитектура бәйгесенә йомгак ясау
чарасында үзенең реконструкция концепциясен тәкъдим иткән һәм хәтта һөнәри
премия дә алган. «Без хәзер әлеге эшне алгы планга куярбыз дип өметләнәм. Чехов
базары белән дә шундый ук хәл – эскиз
шәһәр төзелеше советында тәкъдим ителде, һәм якын арада эш дәвам итәчәк», - дип
өстәде Илсур Метшин.
Технопарк, чистарту корылмаларын
модернизацияләү һәм фәнни-тикшеренү үзәген төзү
Матбугат конференциясе барышында
шулай ук Казанның төньяк-көнбатыш өлешен үстерү һәм эре технопарк булдыру
перспективалары мәсьәләсе күтәрелде. Журналистларны шәһәр җитәкчеләренең СИБУРның
яңа фәнни үзәге төзелешен ничек бәяләве һәм бу проектның территория өчен нинди
әһәмияте булачагы кызыксындырды.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә,
шәһәр «Казаноргсинтез» гавами акционерлык җәмгыяте белән янәшә масштаблы
технопаркны гамәлгә ашыруны хуплый. Аның сүзләренчә, мондый проектларның төп
кыйммәте – шәһәргә өстәмә экологик йөкләнешсез югары технологияле бәя
булдыруда. «Бу очракта төтен торбага китмичә, нефть химиясе продукциясеннән югары бәяле яңа
эшләнмәләр ясала икән – бу икътисадның бөтенләй башка дәрәҗәсе», - дип
билгеләде мэр.
Илсур Метшин ассызыклаганча,
заманча фәнни-җитештерү кластерлары экологик балансны бозмыйча икътисадны
үстерергә мөмкинлек бирә. «Мондый технопарклар шәһәргә өстәмә йөкләнеш
тудырмый, аның каравы яңа эш урыннары, салымнар һәм биредә зур проектларны
гамәлгә ашыру теләге тудыра», - дип сүзен йомгаклады шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, СИБУР
компаниясе Казанда үзенең инвестиция программасын актив гамәлгә ашыра, шәһәрнең
Россиядә нефть химиясенең төп үзәкләренең берсе буларак позициясен ныгыта. Татарстан
башкаласында фәнни-тикшеренү үзәге булдыру планлаштырыла. Үзәк киләсе ел
ахырына төзелеп бетәчәк. «Хәзерге вакытта Фәнни тикшеренү һәм химия
технологияләре үзәге биналары үз рәвешен ала – каркасы торгызылган, бина җылытылган,
фасадлар пыяла белән төрелгән», - диде Казан мэры.
Шулай ук СИБУР «Казаноргсинтез» гавами
акционерлык җәмгыятен модернизацияләү программасын дәвам итә. Предприятиедә
чистарту корылмаларын реконструкцияләүгә керешкәннәр. Компания проектны гамәлгә
ашыру өчен 2,8 миллиард сум акча керткән. Объектта төзелеш-монтаж эшләре башланган.
Проектны 2028 елның беренче кварталында төгәлләргә ниятлиләр. Яңа система,
ышанычлылык һәм җитештерүчәнлек запасын тәэмин итеп, агынты суларны эшкәртү
куәтен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
««СИБУР»ның «Казаноргсинтез» гавами акционерлык җәмгыятендәге
чистарту корылмаларын модернизацияләүгә керткән инвестицияләре – Казанның
экологик иминлегенә һәм шәһәр икътисадының тотрыклы үсешенә озак вакытлы өлеш
кертүе, - дип билгеләде Илсур Метшин. – Производствоны үстерү табигатьне саклау
буенча алдынгы технологияләрне куллану белән бергә алып барылырга тиеш.
Предприятиенең формаль таләпләрне үтәве белән бергә, планканы югарыга куюы
аеруча кыйммәтле. Бу төбәк сәнәгате өчен экологик культураның яңа дәрәҗәсен булдыра
һәм казанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә».
Моннан тыш, киләсе елда Казан янә
«Made in Kazan» форумын уздыру мәйданчыгы булачак. Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, калдыкларны
дөрес куллану һәм эшкәртү темасы чарадагы үзәк мәсьәләләрнең берсе булачак.
«Тыюлар – безнең юл түгел»
«Российская газета»
корреспонденты Олег Карякин Казан мэрына электр самокатларын тыюга һәм транспортның
бу төре өчен гамәлдәге чикләүләргә кагылышлы сорау бирде.
Аңа җавап итеп, Илсур Метшин самокатларны
тулысынча тыю дөрес карар түгеллеген аңлатты. Мэр искәрткәнчә, электр
самокатлары – ул инде дөнья тәҗрибәсе, бигрәк тә әлеге төргә
яшьләр тарафыннан ихтыяҗ зур, һәм шәһәрнең бурычы тыюларда түгел, мәсьәләне җайга
салуда.
«Без аңлашулар аша аларны куллануны җайга салырга тиеш. Казанда
тизлек чикләнгән һәм самокатлар йөрү бөтенләй тыелган урамнар булдырылды. Әмма
тулысынча тыю – мәсьәләне хәл итми», - дип белдерде мэр.
Шәһәр
башлыгы самокатлар инде шәһәрдәге хәрәкәтнең бер өлеше булып тора, дип өстәде. «Сез әлеге төрдән файдаланасыз, без дә файдаланабыз. Шуңа күрә тыюлар – безнең юл
түгел»,
- дип сүзен йомгаклады Илсур
Метшин.