Татарстан Республикасы башкаласында
сәнәгать җитештерүе индексы, 10 ай нәтиҗәләре буенча, 101,7 процентка тигез. Бу
вакыт аралыгында шәһәрдә җитештерелгән товарлар күләме 728 миллиард сум дип
бәяләнә – әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк.
2025 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме 1,9 триллион сум булыр
дип көтелә. Бу хакта шәһәр үсешенең якынча нәтиҗәләре турындагы доклад белән
чыгыш ясаганда Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Республикасы
Хөкүмәте йортында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
«Продукцияне кулланышка
тапшыруның гомуми күләменең 80,5 проценты эшкәртү тармаклары продукциясенә туры
килә. Әлеге продукцияне җитештерү 18 процентка арткан. Уңай динамика безнең төп
продуктларны җитештерүнең куәтен арттыру, шулай ук оборона-сәнәгать комплексы
предприятиеләре продукциясе күләмнәрен арттыру белән бәйле», - дип билгеләп
үтте шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин «Казаноргсинтез»
заводында база полимерлары өчен катализаторлар фабрикасы төзелә башлады, дип өстәде.
Бу «СИБУР» гавами акционерлык җәмгыятенә инновацияләрнең тулы циклын – синтетик
материалларны лаборатор эшләнмәләрдән алып сәнәгать җитештерүенә кадәр булдырырга
мөмкинлек бирәчәк. 250 МВт куәтле яңа пар-газ җайланмасында эшләтеп
җибәрү-көйләү эшләре тәмамланып килә.
Шулай ук мэр «Казанкомпрессормаш»
заводы территориясендә нефть-газ комплексы өчен җайланмалар җитештерү проекты гамәлгә
ашырылачагы хакында хәбәр итте. Әлеге эш нәтиҗәсендә ел саен 300 гә якын насос
системасы җитештерү, шулай ук чикләүләр аркасында базардан алынган дөньякүләм
брендларны алыштыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк.