Агымдагы елның 11 аенда Казанда
кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 85 меңнән артып киткән. Әлеге күрсәткеч
узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1813 берәмлеккә күбрәк. Бу хакта
бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында шәһәр үсешенең якынча нәтиҗәләре
турындагы доклад белән чыгыш ясаганда Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм
Миңнеханов үткәрде.
Кече һәм урта эшмәкәрлек, тулай төбәк продуктының
42,5 процентын формалаштырып, шәһәрдә икътисади үсеш буенча төп факторларның
берсе булып кала, дип хәбәр итте Казан мэры. Кече һәм урта бизнес эшләүче
халыкның өчтән берен – 161 меңнән артык кешене эш урыннары белән тәэмин итә.
Финанс күрсәткечләре уңай
динамикага ия. Яртыеллык йомгаклары буенча, кече предприятиеләрдә товар әйләнеше
563 миллиард сум тәшкил итә.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә,
муниципаль берәмлек эшмәкәрлеккә ярдәм итүен дәвам итә. Эшмәкәрләр өчен җәйге
верандаларны бушлай урнаштыру, муниципаль парковкаларның түләүле эш вакытын
чикләү, гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый торган Төзекләндерү
кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләмәү кебек чаралар эшләнгән.
Моннан тыш, «Аренда каникуллары» проекты
дәвам итә. Ташламалы аренда шартларында 38 шартнамә төзелгән, тагын 37 бина
өстенлекле сатып алу хокукы шартларында эшмәкәрләр милегенә тапшырылган.
11 ай эчендә федераль һәм
республика тарафыннан бүлеп бирелә торган финанс ярдәм чараларыннан 1,3 мең кече
һәм урта эшмәкәрлек субъекты файдаланган. Финанслауның гомуми суммасы 12,6 миллиард
сум дип бәяләнә.
Шулай ук электрон сәүдә базары да
актив үсә. Агымдагы елның өченче кварталы йомгаклары буенча, 27 меңнән артык
сатучы үз продукциясен маркетплейсларга урнаштыра – аларның саны 3 меңгә
арткан.