Узган елда «Метроэлектротранс» МУПсе җир өсте электр транспортының барлык төрләрендә юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасын кертте, бу 371 млн сумнан артык янга калдырырга мөмкинлек бирде. Җир өсте транспорты белән ташылган пассажирлар саны 2% ка арткан һәм 42 млн кеше тәшкил иткән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә «Метроэлектротранс» МУПсе директоры Айдар Абдулхаков хәбәр итте.
«Кондукторлардан баш тарту кыю карар булды, һәм бу хезмәт хакын арттыруга 371 млн сум юнәлдерергә мөмкинлек бирде. Узган ел үсеш 21% тәшкил итте. Бу коллектив белән ничек эшләргә кирәклегенең иң яхшы күрсәткечләре», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Айдар Габделхаков билгеләп үткәнчә, 371 млн сумны саклап калу хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттырырга, өлешчә ремонт ясарга һәм предприятиенең инфраструктурасын яхшыртырга мөмкинлек биргән.
Мәсәлән, узган ел предприятие хезмәткәрләренең хезмәт хакы уртача 21% ка арткан. Быел аны тагын 10% ка күтәрү планлаштырыла.
Шәһәрнең транспорт системасында «Метроэлектротранс» өлеше 36,4% ка җиткән һәм үсүен дәвам итә: 2019 ел белән чагыштырганда пассажирлар агымы 10% ка арткан.
Гомумән алганда, узган ел пассажирлар агымы 1% ка арткан иде: предприятие 81,3 млн кешене йөрткән, шуларның 42 миллионы җир өсте электр транспорты белән кулланган.
«Автобус йөртүчеләре, метро машинистлары санын да, шәһәрнең транспорт системасындагы үз өлешен дә, шулай ук пассажирлар агымын да арттырдык. Казанның 1000 еллыгын уздырга елларда бу сан нибары 7-8 мең иде, аннары 11 меңгә әйләнде. Ә хәзер көн саен метродан 125 мең кеше файдалана. ТР рәисенә метроның яңа тармагын төзүебез өчен рәхмәт – ел саен моның өчен миллиард сум акча бүленә. Төзелеш төгәлләнү датасы шәһәр һәм республика бюджетларына бәйле», – дип шәрехләде шәһәр башлыгы.
Хәрәкәт итүче составның төшүен кыскарту, юл-транспорт һәлакәтләренең санын киметү, шулай ук юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасына күчү нәтиҗәсендә предприятие бер хезмәткәргә исәпләнгән хезмәт җитештерүчәнлеген 35% ка күтәрә алды.
«Быел без нәтиҗәлелекне арттыру өстендә эшне дәвам итәчәкбез. Россия Транспорт министрлыгы каршындагы фәнни үзәк белән хезмәттәшлектә без троллейбус деполарының берсе базасында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча программаны эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз», – дип йомгаклады Айдар Абдулхаков.