2025 елда Казан спортчылары Россия
һәм халыкара турнирларда 3168 медаль яулаган. Бу алдагы ун ел белән
чагыштырганда биш тапкырга күбрәк күрсәткеч – 2005 елда Татарстан Республикасы
башкаласы спортчылары 708 медаль алган. Казан шәһәре Думасының хисап
сессиясендә мондый мәгълүматларны Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин җиткерде.
Шәһәрдә халыкара, федераль һәм
төбәк дәрәҗәсендә 532 ярыш уздырылган, аларда 150 меңнән артык спортчы
катнашкан. 2005 елда 135 спорт ярышы оештырылган, аларда 30 меңнән артык
спортчы көч сынашкан.
«Казан илнең спорт тормышында ышанычлы
рәвештә әйдәп баручы статусын раслый. Хәзерге вакытта безнең стадионнарда,
мәйданчыкларда һәм бассейннарда дәресләр, ярышлар иртәдән кичкә кадәр билгеләнгән.
Спорт казанлыларның көндәлек тормышында аерым бер урын алып тора», - дип
билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
2009 елдан шәһәрдә спорт
объектлары саны ике тапкырга диярлек – 323 тән 644 кә кадәр арткан. 2025 елда
11 объект ачылган: «Рубин» академиясе базасында футболны үстерү үзәге, Заманча
фехтование үзәге, «Лайм» падел үзәге һәм сигез яңа универсаль спорт мәйданчыгы
сафка баскан.
Ел нәтиҗәләре буенча, шәһәрдә
яшәүчеләрнең 68 проценттан артыгы, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнеп, актив
һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Егерме ел элек әлеге күрсәткеч 12,5
процентны тәшкил иткән.
«Универсиада һәм киң колачлы
халыкара вакыйгалар безнең тарихыбызда матур сәхифә булу белән бергә, шәһәрдә
спортны үстерү өчен ныклы нигез булдырды. Стадионнар һәм ареналар барлыкка килү
белән бергә, спортны үзләренең яшәү рәвеше буларак сайлаган кешеләр – болар бар
да Универсиаданың төп мирасы булып тора», - дип сүзен йомгаклады шәһәр мэры.