Вьетнам премьер-министры Ле Минь Хынг Россия – АСЕАН саммитында катнашу өчен Казанга килде
rais.tatarstan.ru
Татарстан
башкаласына беренче кунаклар – Россия – АСЕАН саммитында катнашучылар килә
башлады. Бүген шәһәргә Вьетнам Социалистик Республикасы премьер-министры Ле
Минь Хынг килде. Аны халыкара «Казан» аэропортында Татарстан Республикасы рәисе
Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин аерым кунакчыллык белән каршы
алды.
Шәрәфле кунакларны самолет янында мактаулы каравыл
каршы алды, аэропорт билбордында сәламләү сүзләре трансляцияләнде. Матур милли
киемнәр кигән кызлар премьер-министрны икмәк-тоз һәм татар халкының милли
ризыгы чәк-чәк белән сыйладылар.
Ле Минь Хынг Вьетнамның Россия – АСЕАН саммитында
катнашырга тиешле югары дәрәҗәле делегациясен җитәкли, дип билгеләп үтә
Татарстан Республикасы рәисе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Россия – АСЕАН саммиты Татарстан
башкаласында 17–19 июнь көннәрендә уздырыла. Ул Россия Федерациясе һәм
Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе арасында багланышлар урнаштыруга
35 ел булуга багышлана.
Казанда 13 ил делегациясен көтәләр. Эшлекле программа
өчен мәйданчыклар буларак Г.Камал исемендәге театр, халыкара «Казан Экспо»
күргәзмә үзәге, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк сайланган.
Фоторепортаж
Видеорепортаж