Бүген Ратушада Казан мэры Илсур Метшин
«Россия лидерлары. Команда» бәйгесендә җиңүчеләр белән очрашты. Ул Мәскәүдән
кайткан хезмәттәшләрен җиңүләре белән котлады, аларның көчле көндәшлек
шартларында югары нәтиҗәләр күрсәтүен билгеләп үтте. Бу сезонда Россиянең 89
төбәгеннән һәм 66 илдән 15 мең команда иң яхшылары исеме өчен көрәшкән.
Казан мэриясе командасын шәһәрнең төрле идарәләре һәм бүлекчәләре
җитәкчеләре тәкъдим иткән. Казан командасы муниципаль берәмлекне тәкъдим итүче
бердәнбер җиңүче команда булган. Калган җиңүчеләр – хөкүмәтнекеләр.
«Дәүләт идарә командалары» номинациясендә Казан командасы җиңү яулаган.
Команда составында – Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алиев, Башкарма
комитет Аппараты җитәкчесе урынбасары – Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина
Бочкова, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт
Салихов, Шәһәр трансформациясе үзәге директоры Эмиль Хөснетдинов, Парклар һәм
скверлар дирекциясе директоры Айгөл Латыйпова.
«Оешмаларның идарә командалары» номинациясендә финалга чыгучылар
командасына Муниципаль сатып алулар һәм эчке муниципаль финанс контроле
өлкәсендә контроль бүлеге башлыгы Анастасия Писова, Вахитов һәм Идел буе
районнары администрациясе аппараты җитәкчесе Александра Рылова, Мәгълүмати
технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Илшат Сәлимҗанов, «Иске шәһәр»
территориясе префекты Айрат Фәизов, Казан шәһәр иҗтимагый үзәге директоры
Екатерина Ямбаршева кергән.
«Безнең команданың мондый дәрәҗәдәге федераль бәйгедә җиңүе һәр
катнашучының шәхси уңышы гына түгел. Бу Казан мэриясендә югары әзерлекле
белгечләр эшләвен раслый торган гамәл. Безнең өчен әлеге конкурс бик яхшы
«лидерлык мәктәбе» булды, монда хезмәткәрләребез үзләрен дә сынап карады, илнең
иң яхшы белгечләре белән тәҗрибә дә уртаклаша алды. Һәм әлеге чара тагын бер
кат муниципаль хезмәтнең бүгенге көндә шәһәр үсеше өчен үз-үзеңне аямый алга
баруны, тырышлык, югары белем дәрәҗәсен, креативлык һәм заманның иң катлаулы
мәсьәләләренә җавап бирергә әзерлек таләп итә торган эшчәнлек булуын
исбатлады», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Бу сезонда Россиянең 89 төбәгеннән һәм 66 илдән килгән 15 меңнән артык
команда иң яхшылары исеме өчен көрәшкән. 9–13 июнь көннәрендә узган финалга
бары тик 280 коллектив кына чыга алган. Җиңү күп баскычлы бәяләү системасы аша
яуланган: максатка ирешү юлында дистанцион этаплар, тестлар,
онлайн-ярымфиналлар һәм катнашучылардан шулай ук физик, оборонога һәм хезмәткә
әзерлекләре соралган нормативлардан торган сынаулар үтелгән.
Финалда 1,4 мең идарәчегә йомгаклау сынавын үтәргә туры килгән: «идарә
диктанты»на нигезләнеп үткәрелгән бәйгедә катнашучыларга 50 катлаулы сорау
бирелгән, җавапларга нибары 20 минут вакыт билгеләнгән.
Җиңүчеләргә быел көз көне үткәреләчәк бәйгенең суперфиналында катнашу
мөмкинлеге, шулай ук «Сенеж» идарә остаханәсе белән бергә Россия халык хуҗалыгы
һәм дәүләт хезмәте академиясе тарафыннан эшләнгән «Россия – мөмкинлекләр иле»
президент платформасының команда булдыру буенча махсуслаштырылган белем бирү
программасында катнашу хокукы бирелә.
«Россия лидерлары» идарәчеләр бәйгесе 2017 елдан Россия Федерациясе
президенты күрсәтмәсе буенча үткәрелә.
«Россия лидерлары» бәйгесе «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проекты
һәм илкүләм «Яшьләр һәм балалар» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Барлык
сезон нәтиҗәләре буенча бәйгедә катнашу өчен Россиядән һәм дөньяның 150 иленнән
бер миллионнан артык гариза тапшырылган. Бәйгене уздыру чорында 650 дән артык
катнашучы югары вазифага билгеләнгән.