Казанның
Мирный бистәсендә Новосельская урамындагы яңа ат спорты комплексын төзү
эшләренең беренче өлеше тәмамланып килә. Бүгенге көндә биредә төзү чараларының 80%-ы башкарылган.
Төзүчеләр тарафыннан барлык төп эшләр тәмамланган:
кирпечтән
диварлар өелгән, түбә ябылган, инженерлык
челтәрләре сузылган. Яңа объектта яшүсмерләргә заманча уңайлыклары булган мохиттә ат спорты белән шөгыльләнү
мөмкинлеге тудырыла, сәламәтлеге чикле балалар исә иппотерапия
дәресләре өчен яңа манежга ия булачак. Эш барышын Казан
мэры Илсур Метшин бәяләде.
«Башкалабыздагы спорт инфраструктурасын яхшырту
буенча системалы эшне дәвам итәбез. Ат спорты – ул безнең өчен аерым әһәмияткә ия шөгыль,
чөнки ул татар халкының милли спорт төре булып санала. Без Мирный бистәсендә үзенең
күптәнге гадәтләре булган ат
спорты комплексында булдык. Биредә бик күп балалар шөгыльләнә. Әмма хәзерге вакытта
сүз спорт
белән шөгыльләнү, иппотерапия яки инклюзия белән генә
бәйле түгел, без әлеге минутларда ат туризмын үстерү турында сөйлибез. Елына
5 миллион турист кабул итәргә өйрәндек. Янәшәдә генә матур урман булганда, атта
йөрү чаралары туристларны җәлеп итү буенча иң отышлы юнәлешләрнең берсе булып кала.
Безнең тарафтан булдырыла торган мөмкинлекләр спорт белән шөгыльләнү
күнекмәләрен яңа дәрәҗәгә чыгарырга, инклюзиягә ярдәм итәргә һәм ат туризмын
заманча үстерергә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте комплекс булдыруның
мөһимлеген Илсур Метшин.
Хәзерге
вакытта объектта төзелеш-монтаж, түбә ябу эшләре тәмамланган. Эшчеләр биналарны
эчке яктан агарту-тигезләү, бизәү эшләре, манежның нигезен булдыру, тәрәзә, ишекләр
кую белән шөгыльләнә, шулай ук территорияне төзекләндерү чараларын башкара.
Ат спорты комплексы мәйданчыгында
3 мең квадрат метрга якын җирдә иппотерапия өчен яңа манеж төзү эшләре тәмамлана.
Анда махсус җайлаштырылган чишенү һәм душ бүлмәләре, шулай ук су килүне автомат
рәвештә көйли торган манеж куелачак. Мондый система ат спорты өчен кирәкле дымлылыкны
саклый. Синтетик тукымага җәеләчәк кварц комы спорт кырының төп өслеге булачак.
Манежга һәркайсы 30 башка
исәпләнгән, атларны коендыра торган араны да булган ике ат абзары тоташа. Янәшәдә
генә печән һәм ашлык саклау өчен 720 квадрат метр мәйданлы махсус урын әзерләнә.
Моңа кадәр комплекста аларны дөрес итеп саклау өчен урын җитмәгән булган.
Мирный бистәсендә ат
спорты клубы 2007 елда ачылган. 26 гектардан артык мәйданда 60 башка исәпләнгән
ат абзары, иппоүзәк һәм урам манежы белән танышырга була. Бүгенге көндә абзарда 64 ат яши, шуларның алтысы
– шәхси хайваннар. Биредә чиста гарәп, инглиз, ганновер, голштин, Австрия токымлы
атлар һәм пони бар.
Клубта дәресләрне
җиде укытучы алып бара, шуларның өчесе – адаптив спорт белгече. Каршылыкларны сикереп чыгу, атта
оста йөрү, спортның олимпия төре булган җигүле атта йөрү түгәрәкләренә көн
саен 50 гә якын спортчы, ат спортын сөюче йөри. Биредә шулай ук махсус дәресләр
дә үткәрелә, аларда даими рәвештә сәламәтлеге чикле 24 бала шөгыльләнә. Тагын
16 кеше клубка көн саен бер тапкыр үткәрелә торган дәресләргә килә.
Эшлекле
сәфәрдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат
Нигъмәтҗанов, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов, Физик тәрбия
һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов, Капиталь төзелеш һәм реконструкция
идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, ат спорты комплексы директоры Илнур Гафиятов
һәм башкалар катнашты.