Якынча 300 кешегә исәпләнгән гыйбадәтханә дин тотучылар белән тулы иде.
Изге литургия алдыннан Казан Мәрьям Ана иконасы белән тәре йөреше үткәрелгән, анда 7 меңләп православие динен тотучылар катнашкан.
Исегезгә төшерәбез, Никола Тульский чиркәвен һәм монастырь корпусларын торгызу 2024 елда Татарстан Республикасы рәисе карары белән башланып киткән. Бүгенге көндә монастырь башлыгының һәм монахинялар корпусларын, шулай ук бинаның капкасын һәм коймасын яңарту дәвам итә.
Гыйбадәтханәнең гомуми мәйданы 3,4 мең кв.м тәшкил итә, Никола корпусы 3 мең кв.м, монахинялар бинасы 2,1 мең квадрат метрны колачлый. настоятельского и сестринского корпусов, ворот и ограды монастыря.
Гыйбадәтханәнең сыйдырышлылыгы 300 кешегә якын исәпләнгән. Аның биеклеге гөмбәздәге тәре белән бергә 37,8 метрга җитә. Гыйбадәтханәнең техник яктан иң катлаулы өлеше — диаметры 12 метрлы гөмбәз. Шулай ук бина эчендә Мәскәү осталары махсус ясаган, һәрберсе 700 килограммлы зур паникадилалар (люстралар) урнаштырылган.