Казан Башкарма комитетында аппарат киңәшмәсе бер минут тынлыктан башланып
китте. Казан мэры Илсур Метшин Түбән Камага пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме
вакытында һәлак булучыларның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын
уртаклашты.
«Бүген иртән Татарстан пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменә дучар булды. Ни
аяныч, Түбән Камада һәлак булучылар, зыян күрүчеләр бар. Бу вакытта гражданнар
һәм сәнәгать объектлары һөҗүмгә дучар ителде», – диде Илсур Метшин.
Ул Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның республикада матәм игълан итүен,
һәлак булганнарның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашуын
җиткерде.
«Командабыз һәм шәхсән үз исемемнән вафат булучыларның туганнарының,
якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Мондый вакытта һәрберебезнең үз
вазифасын ихластан үтәвен дәвам итүе мөһим. Күңел төшенкелегенә бирелмичә
эшләргә, бернигә карамый республикабызны үстерергә кирәк», – дип ассызыклады
Казан мэры.
Үз чыгышыннан соң Илсур Метшин киңәшмәдә катнашучылардан һәлак булганнарны
бер минут тынлык белән искә алуларын сорады.