18 август көнне Казанның «Крылья Советов» паркында
Тормыш сөючеләр көне билгеләп үтелә. Чара кысаларында өлкән яшьтәгеләр
дәресләргә языла, яңа сезонда катнашу өчен үзен кызыксындырган юнәлешләрне
сайлый ала. Бәйрәм программасына шәһәр учреждениеләре ярминкәсе, остаханәләр,
күргәзмәләр, лекцияләр, спорт дәресләре, иҗат төркемнәренең күп сәгатьлек
концерты кертелде, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов.
Күңеле белән яшь кала белгәннәр
бәйрәме
«Казанда билгеләп үтелә торган Тормыш сөючеләр көне –
ул өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлеген ныгытуга, яңа танышлар табуга кагылышлы
«Яшәү яме» проекты белән мөмкин кадәр күбрәк кешене таныштыру өчен менә дигән
мөмкинлек һәм сәбәп. Шунысы мөһим: безнең хөрмәтле өлкәннәребез өчен әлеге
чаралар тулысынча бушлай үткәрелә, – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин. –
Бу Казаныбызның алтын фонды, аның нигезен тәшкил итүче кешеләр. Алар хезмәт
сөючән, тырыш казанлылар. Бүгенге көндә без моңа кадәр үз хезмәтләре белән
үрнәк булганнарның, башкалабыз өчен фидакарьләрчә тырышканнарның эшен дәвам
итәбез. Шуңа күрә киләчәктә дә аларга барлык башлангычларда ярдәм итәчәкбез,
өлкән буынга хөрмәтебез чиксез».
Чыгыш ясаучы узган елгы бәйрәмдә өлкән яшьтәге 12
меңнән артык Казан халкының катнашуын җиткерде. Быелгы чарага Кытай делегациясе
чакырылган – кунаклар халыкара «РОСТКИ/Үсентеләр» форумы кысаларында гомерне
актив озайтуга юнәлдерелгән шәһәр тәҗрибәсе белән танышачак.
Казанда бүген 300 меңгә якын өлкән яшьтәге кеше яши.
Алар өчен менә инде 10 ел дәвамында шәһәр күләмендә «Яшәү яме» проекты гамәлгә
ашырыла. Ул өлкән буын вәкилләрен берләштереп, аларга иҗат, спорт белән
шөгыльләнергә, аралашырга, яңа күнекмәләр үзләштерергә ярдәм итә, дип билгеләп
үтте Азат Абзалов.
Хәзерге вакытта әлеге проект шәһәрнең 106
мәйданчыгында – мәдәният йортларында, китапханәләрдә, спорт учреждениеләрендә,
җәй көннәрендә исә паркларда, скверларда, ишегалларында, яр буйларында гамәлгә
ашырыла.
«Дәресләр 20дән артык юнәлеш буенча алып барыла.
Биюләр, җыр дәресе, сәламәт яшәү рәвешенә кагылышлы чаралар, мобиль ликбез
аеруча популяр. Проектның әһәмияте елдан-ел арта: 2025 елда башкалада яшәүче
өлкәннәр өчен 1,7 меңнән артык чара, 10 меңнән артык дәрес үткәрелгән.
Чараларга килүчеләрнең гомуми саны 796 меңнән артып китте, проектка бер меңгә
якын яңа катнашучы кушылды», – дип аңлатты чыгыш ясаучы.
63 яшьтән 90 га кадәр: яшь киртә була алмый
Гомерне озайтуга кагылышлы «Яшәү яме» проектында, нигездә, 63 яшьтән 70 яшькә кадәрге кешеләр катнаша. Әлеге
күрсәткеч проектны үзе өчен гаять әһәмиятле дип санаучыларның 90%ын тәшкил итә.
Проектны тагын 70 яшьтән 80 яшькә кадәрге 7% халык, 80 яшьтән өлкәнрәк 3% казанлы
үз итә.
Чыгыш ясаучы актив тормыш алып
бару эшендә яшьнең киртә була алмавын билгеләп үтте. Проектта катнашучылар
арасында 89 яшьлек биюче Рафаил Абрамович Граник, 87 яшьлек җырчы Гөлсимә
Вәгыйз кызы Сөләйманова, гармунчылар ансамблендә 90 яшьлек Разый Хәмзә улы
Хәмзин бар.
2026 елда проект шәһәр паркларында гамәлгә ашырыла
башлаган. «Крылья Советов», «Наратлык», Урицкий исемендәге паркларда хор белән
җырлау, йога, сулыш алу күнегүләре, Скандинавия йөреше, табигатьтә рәсем ясау, бию
дәресләре үткәрелә. «Ретро
пәнҗешәмбе» проекты кысаларында «Крылья Советов» паркында саф һавада совет фильмнары күрсәтелә. Җәй дәвамында биредә инде тугыз очрашу оештырылган,
чараларда 430 кеше рәхәтләнеп кино
караган. Җәй ахырына кадәр тагын биш чара көтелә.
«Быел проект кысаларында беренче
тапкыр «Парк тормышын сөюче паспорты» эшләнелде. Чараларда катнашучыларга
ябыштыргычлар бирелә, иң актив өлкәннәргә сезонга нәтиҗәләр ясалган вакытта махсус
бүләкләр тапшырылачак», – дип фикерләре белән уртаклашты Азат Абзалов.
Шул ук паркта йөгерүчеләр өчен Рөстәм
Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге «Мотор» клубы эшли. Казандагы әлеге берләшмә 70ләп кешене берләштерә.
Йөгерүчеләрнең уртача яше 65–80 тирәсе. Клубта уздырыла торган күнекмәләр, бәйрәм
узышлары район халкы арасында аеруча популяр.
Спорт белән
бергә, сәламәтлекне саклау, аралашу, башкаларга ярдәм итү чаралары
«Яшәү яме» проектында катнашучылар спорт
белән бергә, йорт
хуҗалыгына кагылышлы дәресләрдә кул
эшләре, декоратив-гамәли иҗат, аш-су пешерү, киемне үзгәртеп тегү
белән дә
шөгыльләнә. Мобиль ликбез дәресләрендә өлкән яшьтәгеләрне компьютер, смартфон, планшет белән эшләргә өйрәтәләр. Арт-терапия санала
торган җыр, бию дәресләре, театр һәм рәсем сәнгате – хисси халәтне сакларга, аралашу күнекмәләрен үстерергә
ярдәм итә.
Сәламәтлек турында кайгырту проектның аерым юнәлеше итеп
билгеләнгән. Аңа 16
төрле хәрәкәт һәм акылны үстерә торган төрләр: дәвалау физкультурасы, йога,
цигун, шахмат, бадминтон, теннис, фитнес, буын гимнастикасы, көч кулланып ясала
торган һәм нейрокүнекмәләр
керә. 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе белән бергә проектта катнашучылар
өчен авыруларны булдырмый калу, диспансеризация чаралары, сәламәт яшәү рәвеше
турында лекцияләр уздырыла, дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.
«Кешеләр һәм еллар» клубы аралашу
өчен өстәмә мәйданчык булып тора. Чарада катнашучылар язучылар,
укытучылар, спорт осталары,
психологлар белән очраша. Клуб тарафыннан
оештырылган мондый очрашуларда 800дән артык кеше катнашкан.
«Яшәү яме» проекты
безнең өлкәннәребезне
берләштерә, аларга бер-берсе белән аралашу
мөмкинлеге бирә. «Яшәү яме»
проектында катнашучыларның күбесе күңелләре
белән яшь булып кала белә, пенсия яшенә җитмәгәннәр, кайбер студентлар өчен үрнәк булып тора. Алар белән
очрашкан саен дәртләнеп китәсең, яшисе, эшлисе, иҗат итәсе, аралашасы килә башлый.
Алар белән очрашулар зур эшләргә илһамландыра. Шуңа күрә без Азат Искәндәр улы санап
киткәннәрнең барысына да теләктәшлек белдерәчәкбез. Район башлыкларының киләчәктә
дә әлеге проектка яңа катнашучыларны җәлеп итүе мөһим», – дип билгеләп үтте
шәһәр башлыгы.
Проектка мәгълүмати яктан да ярдәм күрсәтелә. 2025 елдан республика күләмендәге «Алтын еллар» проекты
белән хезмәттәшлек кысаларында өлкән
буын вәкилләре мәдәният һәм спорт учреждениеләрендәге дәресләргә онлайн рәвештә языла алган. Хәзерге вакытта платформада 283 дәрес
турында мәгълүмат бирелгән. МАКС мессенджерында яңалыклар һәм актуаль афиша бастырыла
торган «Жизнелюбы Казани/Казанның тормыш сөючеләре» каналы эшли. 2023 ел
ахырыннан шул ук исемдәге газета чыгарыла – анда проектта катнашучылар тарихы
белән таныштырып баралар, репортажлар бирелә, дәресләр расписаниесе, өлкән
яшьтәгеләр өчен файдалы мәгълүмат бастырыла.
«Яшәү яме»ндә катнашучылар шәһәрнең иҗтимагый
тормышына да актив кушыла. Алар «Мәдәни
чәршәмбе», «Парклар һәм Тормыш сөючеләр» проектларында,
республика чараларында катнаша,
шәһәрнең җыелма хорында чыгыш ясый,
Татарстан ветераннары арасында «Балкыш» үзешчән башкаручылар смотр-бәйгесендә яратып катнаша.
Проектта катнашучыларның бер
өлеше алгы сызыктагы хәрбиләргә
ярдәм итү белән шөгыльләнә.
Тормыш сөючеләр гуманитар ярдәм җыюда катнаша: алар махсус челтәрләр үрә, оекбашлар, җылы киемнәр бәйли,
окоп шәмнәре ясый, азык-төлек һәм
башка кирәкле әйберләр җыя.
Берләшмәдә катнашырга
теләүчеләр +7(843)236-42-93 телефон номеры буенча «кайнар линия» хезмәтенә шалтырата ала.
«Без проектның яңа катнашучыларына һәрвакыт шат. Мәдәният, спорт учреждениеләренең ишекләре,
яңартылган парклар, ишегаллары тормышны яратучылар өчен һәрвакыт ачык», – дип сүзен
йомгаклады Азат Абзалов.