Казанның территориаль иҗтимагый үзидарәләре җирле үзгәрешләр чыганагына әйләнә
бара. Соңгы биш елда социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыру өчен алар
50 миллион сумлык грант акчасы җәлеп иткән, быел 14,5 миллион сумлык грант
откан. Әлеге материаль чараларга халык юлларны төзекләндерә, уен һәм спорт
зоналары булдыра, урамнарны яктырту эшен җайга сала. Казан мэры Илсур Метшин
Идел буе районында урнашкан «Иске Горки» торак массивында шәһәр һәм башкала
мәнфәгатьләре өчен янып яшәүче төркемнәр арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәсен бәяләде.
Биредә грант акчалары хисабына һәм халыкның шәхси тәкъдиме буенча элеккеге
чокыр урынында балалар мәйданчыгы төзелгән.
Халыкка мөрәҗәгать итеп, мэр команда эшенең мөһимлеген
билгеләп үтте. «Әлеге яхшы
тәкъдим өчен ихластан шатланам. Республикабыз рәисе мондый башлангычларны Татарстан
буенча хуплый һәм сезнең проект – ул нәтиҗәле хезмәттәшлекнең яхшы үрнәге: бу
бит грант ярдәме, администрация һәм халыкның шәхси активлыгы», – диде Илсур
Метшин.
Шәһәр
башлыгы «Иске Горки» комплексының үзенчәлекле мохитен
билгеләп үтте. «Сезнең монда бик зур торак массив. Без ел саен
төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнергә тырышабыз: юлларны тәртипкә китерәбез, урамнарны яктырту мәсьәләсе хәл ителә. Әмма
әлеге проект – актив һәм битараф булмаган халыкның
ниндидер аеруча әһәмиятле әйбер булдыру өчен бергә берләшү үрнәге ул. Бу
очракта сез бик матур балалар мәйданчыгын булдыру өчен тырышкансыз. Әлеге урынны
җирле халыкның аеруча үз итүе аңлашыла: бирегә даими рәвештә яшьләр җыела.
Сезнең яшь, актив булуыгыз, балалар табарга җыенуыгыз сөендерә. Тату яшәгез!
Сезнең кебек кешеләр ярдәмендә Казан көннән-көн
матурая, яшәү өчен уңайлырак була бара», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
«Иске Горки» территориаль иҗтимагый
үзидарәсе 901 шәхси йортта яшәүчеләрне берләштерә – бу 2,9 меңгә якын
кеше дигән сүз. Оешмага 2017
елның февралендә нигез салына. Ул даими
рәвештә республика күләмендәге «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе»
бәйгесендә катнаша. Өч ел эчендә аларга 1,3 миллион сумлык грант бирелгән. Әлеге
чаралар балалар мәйданчыгы төзелешенә тотылган.
Проект берничә өлешкә бүлеп
гамәлгә ашырылган. Барысы да биредә яшәүче Илфат Миңнебаев тәкъдиме белән
башланып киткән: ул үз акчасына ком алып, элек яңгыр сулары җыелып ята торган чокырны
күмдергән.
Шулай итеп чокыр урынында
балалар мәйданчыгы барлыкка килгән. Бераздан аны спорт белән шөгыльләнү өчен
кирәкле тренажерлар, турниклар белән тулыландырганнар. Биредә шулай ук
яктырткычлар алыштырылган, эскәмияләр, чүп савытлары куелган.
Бүген Оренбург тракты, 81
адресы буенча урнашкан мәйданчык әйләнә-тирәдә бердәнбер шундый урын. Ул
тулысынча җиһазландырылган: балалар рәхәтләнеп таулардан шуа, таганнарда атына,
биредә комлык һәм воркаут зонасы да бар.
Узган ел әһәмиятле эшләр дәвам
иткән: торак массивта агынты сулар челтәрен төзекләндергәннәр – 195 метр аралыкка
яңгыр сулары канализациясе сузылган, брусчатка җәелгән, кирәкле җайланмалар яңартылган.
Яшелләндерүгә аерым игътибар
бирелә: быел язын 199 чыршы һәм нарат утыртылган, көзен тагын 59 үсенте кайтартылырга
тиеш. Шәһәр мэры Илфат Миңнебаевка рәхмәтен белдереп, аны проектның төп
илһамчысы дип атады.
«Сез – бу башлангычларның илһамчысы,
аңа сулыш өрүче. Әлбәттә, эш район администрациясе, бистә өчен җаваплы зат белән бергә алып барыла. Әмма сез монда төп рольне уйныйсыз», – диде
Казан мэры.
Бистәдә яшәүче 9 яшьлек
Владислав Семенов Илсур Метшинга мәйданчыкның уеннар өчен төп урынга әйләнүе
турында сөйләде: «Без буш вакытыбызны монда үткәрәбез». Җавап итеп мэр
балаларны яңа спорт туплары белән сөендерергә вәгъдә бирде.
Төзекләндерү чараларыннан тыш, территориаль иҗтимагый үзидарә район
тормышында да актив катнаша: халык Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрә, шефлыкка алынган
76 нчы мәктәпкә сәламәтлеге чикле укучыларга ярдәм итә, спорт ярышлары,
истәлекле чаралар оештыра.
Моннан тыш, 2018 елдан республиканың
торак массивта юлларны төзекләндерү программасы ярдәмендә 11 участок тәртипкә
китерелгән. 21,6 мең квадрат
метр мәйданга яңа асфальт җәелгән.
Бүген Казанда шәһәрнең барлык
районнары буенча 64 территориаль иҗтимагый
үзидарә эшли. Мондый тәкъдимнәргә системалы рәвештә, шул исәптән республика
күләмендәге «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» бәйгесе аша да ярдәм күрсәтелә.
Бәйге урыннарда инфраструктураны үстерүгә этәргеч бирә: җиңүчеләргә – 1 миллион
сум, призлы урыннарга ия булучыларга 477,77 мең сум акча бирелә. Бу материаль
чаралар территорияләрне комплекслы үстерү өчен ресурс чыганагына әйләнә. Алар юлларны
төзекләндерү, иминлек чараларын булдыру, мәдәни чаралар уздыру эшенә тотыла.