Төбәкара клиник-диагностика үзәге һәм 2
нче пассажир автотранспорт предприятиесе Казанның Мактау китабына кертеләчәк.
Әлеге карар шәһәр мэры Илсур Метшин рәислегендә башкала Ратушасында узган Казан
шәһәре Думасының президиум утырышында кабул ителде.
Предприятиеләрне
президиумга тәкъдим итү турындагы фикерне Казан шәһәре Думасы сәркатибе Альбина
Рафикова җиткерде. Илсур Метшин шәһәр хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен
ике оешманың да югары бәягә лаек булуын билгеләп үтте.
«Оешмалар шәһәр икътисады, сәнәгать һәм социаль өлкә
үсешенә зур өлеш кертте. Пассажир автотранспорт предприятиесе оешуга 50 ел
була, аларга тәҗрибә алу өчен башка шәһәрләрдән дә киләләр. Төбәкара
клиник-диагностика үзәге кардиология белән беррәттән, гомуми сәламәтлекне
саклау буенча да әйдәп баручы үзәкләрнең берсе буларак билгеле. Минемчә, ул
республикабыздан читтә дә иң яхшы учреждениеләр рәтендә. Шуңа күрә тәкъдим
ителгән кандидатураларны хуплавыгызны, аларны Казан шәһәренең Мактау китабына
кертүегезне сорыйм», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Президиум әлеге карарны бертавыштан хуплады.
Төбәкара клиник-диагностика үзәге:
ел саен 125 мең пациент
Төбәкара клиник-диагностика үзәге ел саен 125 меңнән
артык пациентка медицина ярдәме күрсәтә һәм югары технологияле ярдәм күрсәтүдә,
шул исәптән кардиохирургия, кан тамырлары, нейрохирургия өлкәсендә камилләшә
бара. 2011 елдан башлап Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә йөрәкне күчереп
утырту белән бәйле гамәлләр башкарыла. Беренче операция уздырган көннән башлап
2025 елга кадәр үзәктә шундый 83 операция ясалган. Бүген учреждение Россиянең
әйдәп баручы Трансплантология үзәкләре рәтенә керә һәм йөрәк трансплантациясе
күләме буенча Идел буе федераль округында алдынгы урында тора.
Баш миендә кан әйләнеше кискен бозылган авыруларга
ярдәм итү программасы да үзәкнең гаять әһәмиятле эше санала. Әлеге
эшчәнлек нәтиҗәсендә Татарстанда инсульттан үлүчеләр саны 53%-ка кимегән. 2016
елда Төбәкара клиник-диагностика үзәге коллективы Татарстан Республикасының фән
һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясенә лаек булган.
Ел саен үзәктә йөрәккә һәм кан тамырларына 2,5 меңгә
якын операция ясала, 900дән артык нейрохирургия, 700гә якын абдоминаль
чаралар үткәрелә. Төбәк клиник-диагностика үзәге шулай ук фәнни, белем
бирү эшчәнлеген алып бара: аның базасында Сәламәтлек саклау архитектурасының
фәнни-тикшеренү институты һәм Гамәли күнекмәләр үзәге эшли, белгечләр өчен
квалификация күтәрү, стажировка программалары үткәрелә.
Үзәк коллективы социаль һәм хәйрия проектларында да
катнаша. 2022 елдан Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә якыннары алгы сызыкта
булган хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм фонды эшли, шулай ук махсус хәрби
операциядә катнашучыларга, махсус операция уздыру зонасында эшләүче медицина
бригадаларына ярдәм күрсәтелә.
2 нче пассажир автотранспорт предприятиесе:
еллык пассажирлар агымы – 118 миллион кеше
2 нче пассажир автотранспорт предприятиесенә 1976 елда
нигез салына һәм ул бүгенге көндә шәһәр пассажир транспортының иң эре
предприятиеләренең берсе санала. Ул 42 шәһәр, биш сезонлы һәм 31 мәктәп
маршрутына хезмәт күрсәтә. Линиягә көн саен 400дән артык автобус чыга, алар
елына 118 миллион пассажир йөртә.
Предприятие хәрәкәттәге составны камилләштерә, иярчен
навигациясе һәм хәрәкәтне күзәтү системаларын куллана, шулай ук аз
хәрәкәтләнүче пассажирлар өчен транспорттан файдалану мөмкинлегенә игътибар
итә. Моннан тыш, 2 нче пассажир автотранспорт предприятиесе шәһәр
күләмендәге һәм халыкара чараларга транспорт хезмәте күрсәтүдә катнаша.
2 нче пассажир автотранспорт предприятиесендә хәйрия
эшчәнлеге белән дә актив шөгыльләнәләр, социаль учреждениеләргә, күпбалалы
гаиләләргә, ветераннарга ярдәм итәләр. Махсус хәрби операция башланганнан бирле
оешма тарафыннан 3 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелгән, халыкка хезмәт
күрсәтү өчен 14 транспорт чарасы бүлеп бирелгән.
Ярты гасыр эшләү дәверендә 2 нче пассажир
автотранспорт предприятиесе коллективы Казанның транспорт системасын үстерүгә,
пассажирлар йөртүнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын арттыруга зур өлеш кертте.
Күркәм гадәт буенча бүләкләү тантанасы Шәһәр һәм
Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан 30 августка билгеләнгән.
Казан шәһәре Думасының IX
сессиясендә каралачак көн тәртибенә 28 мәсьәлә кертелде
Президиум утырышы барышында шулай ук Казан шәһәре
Думасының 19 августта узачак IX сессиясенең көн тәртибе каралды. Депутатларга
28 мәсьәлә, шул исәптән 2026 елга һәм 2027–2028 елларның план чорына Казан
бюджетына үзгәрешләр кертү соравы тәкъдим ителде.
Утырыш барышында депутатлар Казан шәһәре Думасының
шәһәр халкының сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими
комиссиясенең эш планын, шулай ук «Ачык спорт» проектын гамәлгә ашыру турындагы
мәгълүматны тыңлады.