Казан тулысынча республиканың мәгариф үзәге булуын исбатлады: быелгы бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча, төбәктәге барлык 100 балл җыючыларның яртысыннан күбрәге Казан укучыларына туры килә. Шәһәрдә узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов 2025–2026 уку елы имтиханнарына йомгак ясадылар, шулай ук алдагы елга төп үсеш юнәлешләрен билгеләделәр.
Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханы буенча 470 йөз баллы нәтиҗә теркәлгән. Шуларның 240 тан артыгы – ягъни 50 проценттан күбрәге – Казан укучыларына туры килә.
«Казан мәгарифе безнең республика өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә ышанычлы терәк булып тора», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Ул шулай ук Казан мәктәпләре тәҗрибәсен Россиянең башка төбәкләрендә һәм муниципалитетларында да бик теләп өйрәнүләрен һәм кулланышка кертүләрен өстәде.
Казанда дәүләт йомгаклау аттестациясендә барлыгы 23 меңгә якын чыгарылыш укучысы катнашты. Имтиханнар гадәти режимда, бернинди техник һәм оештыру кагыйдәләрен бозусыз узды.
Аттестация нәтиҗәләрен тикшерү төп фәннәр буенча уңай үсеш барлыгын күрсәтте. Мәсәлән, рус теле буенча уртача балл 66,76га кадәр күтәрелде, профиль дәрәҗәсендәге математикадан бу күрсәткеч 71,8гә җитте, ә база дәрәҗәсендәге математикадан уртача билге 4,32 тәшкил итте.
Бердәм дәүләт иммтиханы нәтиҗәләре буенча 182 бала йөз баллы укучы булган, 26 сыйныф укучысы 200әр балл җыйган, ә ике чыгарылыш укучысы берьюлы өч фәннән иң югары нәтиҗәгә ирешкән. Укытучыларның һөнәри осталыгына килгәндә, 131 нче мәктәпнең математика укытучысы Кирилл Сергеев 15 йөз баллы укучы әзерләгән.
Илсур Метшин укытучыларның фидакарьлеге нәтиҗәсендә генә әлеге югары биеклекне яулый һәм саклый алуларына басым ясады.
«Хезмәттәшләр, бу бик югары дәрәҗә, һәм безнең бурыч – аны саклап калу гына түгел, ә алга таба үстерү. Бүген без Казан мәгарифе өлкәсендә сәламәт иҗади көндәшлек барлыгын күрәбез. Танылган әйдәп баручы мәктәпләребез югары сыйфатны тәэмин итүне дәвам итә, ләкин әле күптән түгел генә уртача күрсәткечләр белән барган уку йортлары бүген аларны куып җитә», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Тугызынчы сыйныф укучыларының нәтиҗәләре исә төрле булды ки, хәзер алар җентекле тикшерүне таләп итә. Рус теле буенча уртача балл 3,94 тәшкил итсә, математикадан күрсәткечләрнең төшүе теркәлде: уртача билге 4,1дән 3,91гә кадәр түбәнәйде, ә кирәкле чикне уза алмаган укучылар саны артты.
Ирек Ризванов мәктәп җитәкчеләренә тиешле йөкләмә бирде: «Математика буенча нәтиҗәләр түбәнәю сәбәпле, директорларга әлеге вәзгыятьнең нигезләрен соңга калмыйча өйрәнергә һәм уку елы башланганчы ук артта калучы юнәлешләрне билгеләргә туры киләчәк».