Казан мэры Илсур Метшин кичә 12 нче шәһәр клиник хастаханәсенә барып
кайтты. 2026 елның февраленнән учреждение базасында 100 урынлык хәрби госпиталь
эшли башлаган. Биредә махсус хәрби операциядә катнашучылар медицина ярдәме ала
– хәзерге вакытта берничә дистә хәрби хезмәткәр дәвалану курсы уза.
Илсур Метшин
хәрбиләрнең нинди шартларда медицина ярдәме алуын тикшерде. Ул берничә палатага
кереп, сугышчыларның хәлләрен сорап, алар белән аралашып чыкты.
Дәваланучыларның күбесе бирегә илнең башка төбәкләреннән килгән һәм хәрби
хезмәткәрләрнең берсе әйтүенчә, үз йортларын бик сагыналар, ләкин алай да
егетләрнең кәефләре яхшы. Илсур Метшин аларның тизрәк савыгуларын теләде.
Хәрбиләргә Казан Башкарма комитетыннан бүләкләр тапшырылды.
Госпитальдә планлы медицина ярдәме күрсәтелә.
Пациентлар биредә якынча 30–40 көн, авыр хәлдәге сугышчылар бер елга якын
дәвалана. Госпитальдә хирургия һәм травматология буенча операцияләрнең
барлык төрләре дә ясала – моның өчен биредә операция, бәйләү бүлмәләре, кирәкле
җайланмалар, әзерлекле белгечләр бар. Махсус хәрби операциядә катнашучылар
белән 35тән артык хезмәткәр: хирурглар, операциядә катнашучы, яраларны бәйләүче
шәфкать туташлары, башка профильле белгечләр эшли. Психологик ярдәмгә аеруча
әһәмият бирелә: штатта авыруларга консультация бирүче аерым психолог та бар.
Учреждениенең баш табибы Рамил Әхмәтов мэрга
сугышчыларның нинди дәвалау ярдәме алулары турында сөйләде.
Шулай ук әлеге очрашуда җитәкчеләр хастаханәдәге төзекләндерү чараларына
да аерым тукталды. Быел травматология корпусы яңартылган, монда заманча
компьютер томографы һәм рентген-аппарат урнаштырылган. Әлеге җайланмалар
ярдәмендә урында югары төгәллек белән тикшерүләр үткәреп була, ди белгечләр.
Кабул итү бүлегендә тәрәзәләрне алыштыра башлаганнар. Баш табиб Рамил Әхмәтов
төзекләндерү планнарының 2027 елга да язылган булуын – киләсе елда эшләрнең
хирургия бинасында дәвам итәчәген билгеләп үтте.
12 нче шәһәр клиник хастаханәсе Авиатөзелеш районы тарихы белән тыгыз
бәйле. Хастаханә авиация заводлары, шул исәптән Казан моторлар төзү җитештерү
берләшмәсе һәм С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы хезмәткәрләренә
хезмәт күрсәтү өчен ачыла. 80 ел эчендә учреждение 150 урынлык зур булмаган
хирургия бүлекчәсеннән күппрофильле медицина үзәгенә әйләнә. Хастаханә 54,8
меңнән артык беркетелгән халыкка хезмәт күрсәтә. Көн саен бирегә 100дән артык
пациент мөрәҗәгать итә, учреждение елына 14 меңнән артык авыруга хезмәт
күрсәтә.
Хастаханәнең филиаллары Айдаров урамында, Кадыш һәм Борисоглебск бистәләрендә
урнашкан. 2025 елда «Салават Күпере» торак массивында поликлиника ачылган.
12 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында тәүлек буе эшли торган
травматология пункты, баш миендә кан әйләнеше кискен бозылган авырулар өчен
беренчел кан тамырлары бүлеге, республика әһәмиятендәге һөнәри патология үзәге
эшли. Шулай ук инсульттан соң һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылган пациентлар
өчен ике тернәкләндерү бүлеге бар.
Учреждениедә катлаулы операцияләр ясала, шул исәптән аяк, тез буыннарына
протез кую буенча елына 90нан артык югары технологияле чаралар үткәрелә.
Хәзер хастаханәдә 819 белгеч, шул исәптән 194 табиб һәм 381 шәфкать туташы
эшли.