Быел
Казанда сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәпләрдә 32
махсус кабинет һәм балалар бакчаларында 14 төркем ремонтланачак. 2023 елда Татарстан башкаласында сигез мәктәптә шундый
54 кабинет яңартылган. Шәһәр бюджетыннан әлеге максатларга 25 млн сумга якын
акча тотылган. Кабинетлар Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән җиһазландырылган.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Казан шәһәр Думасы
утырышында ТР хөкүмәтеннән алга таба да бу юнәлештә шәһәргә ярдәм күрсәтүне
сорады.
«Үзенчәлекле
балаларның әти-әниләре белән аралашкач, шәһәр мохите инклюзиясе өчен
инфраструктура, кадрлар, мәдәният белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәклеге
аңлашылды», – дип билгеләп үтте Гүзәл Сәгыйтова.
Бүген
шәһәрдә 85 мең инвалид яши. Казан инклюзияне актив рәвештә үстерүне дәвам итә:
шәһәр парклары һәм скверлары киртәләрсез мохит принципларын истә тотып
проектланган һәм төзелгән. Мәсәлән, «Ярдәм» мәчете территориясендә тулысынча
инвалидлар өчен яраклаштырылган беренче спорт үзәге ачылган. Өстәмә белем бирү
учреждениеләрендә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле 848 бала шөгыльләнә,
мәдәният һәм яшьләр сәясәте өлкәсендәге клуб формированиеләрендә 300 гә якын
үзенчәлекле бала театр студияләренә, пара-каратэга, музыка, рәсем дәресләренә
йөри.
Тагын
бер мөһим проект – аутистик спектры бозылган балалар һәм яшүсмерләр өчен
күнекмәләр фатирлары ачу. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар
биредә мөстәкыйль тормыш алып барырга өйрәнәләр һәм көнкүрештә кирәкле мөһим
күнекмәләр алалар.
«Психик
үсешендә тоткарлыклар булган кешеләр өчен шәһәрнең Совет районында ике фатир
инде ачылды, Киров
районындагысы да әзер. Өстәмә өч фатирны быел ачарга
планлаштырабыз», – диде Илсур Метшин.
Ул
шулай ук агымдагы елның декабрь аенда Салават Күперендә инвалидлар өчен
яраклаштырылган күпфатирлы торак йортның файдалануга тапшырылачагын хәбәр итте.
Торак, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр ихтыяҗларын исәпкә алып,
махсус проектланган.
Балалар
бакчаларына 1162 инвалид сабый йөри. Сигез ел эчендә инклюзив төркемнәрнең
саны, якынча өч тапкырга артып, 835 кә җиткән. Әлеге төркемнәр төрле
нозологияләр буенча сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен
яраклаштырылган. Шул ук вакытта үзенчәлекле балалар башка укучылар белән бергә
белем ала торган сыйныфлар саны да якынча 20 тапкырга үскән. Барлыгы шундый 958
сыйныф бар.
«Балаларыбызның
гармонияле үсеше, сәламәтлеген яхшырту өчен мөһим шартларның тагын берсе –
спорт. 2021 елның 1 нче августыннан 13 муниципаль спорт объекты базасында
мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен йөзү, флорбол, мини-футбол, иппотерапия,
дәвалау физкультурасы һәм өстәл теннисы кебек юнәлешләр буенча дәресләр уза.
Инвалидлар атнаның билгеле бер көннәрендә бушлай шөгыльләнә ала», – диде
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Шәһәр
мэриясе тарафыннан «Спорт – бердәм киңлек» проекты булдырылган. Аның нигезендә
сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр һәр спорт
объектында ташламалардан файдалана ала. 2022 елда проектка ТР Спорт министрлыгы
да кушылган. Бүген сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле затларга ташламалы
хезмәтләр республика спорт мәктәпләренең җиде объектында күрсәтелә.
Гүзәл
Сәгыйтова, инвалидлар белән күнекмәләр үткәрү өчен, педагогларның һәм
тренерларның махсус компетенцияләргә ия булырга тиешлеген ассызыклады. Узган ел
Казан Башкарма комитеты КФУ, КИУ һәм башка партнерлар белән берлектә 400
укытучы өчен семинарлар сериясе оештырган. Очрашуларда сәламәтлеге ягыннан
мөмкинлекләре чикле балаларны укытуның заманча алымнары карап тикшерелгән.
Татарстан
башкаласында инклюзив чаралар да уза. 2023 елның гыйнварында адаптив спорт
өлкәсендә зур вакыйга – Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары булды. Ярышларда
бөтен Россиядән 2 мең спортчы катнашкан.
«Даун
синдромы булган кешеләр арасында «Бергә җиңәбез» бөтенроссия йөзү турниры,
велосипедта узышу буенча «Бәхет белән куышу» ярышлары, «Кулга-кул тотынышыйк,
дуслар» иҗат фестивале һәм «Игелекле дулкын» бөтенроссия телевизион фестивале
кебек проектларыбыз яхшы традициягә әверелде», – дип белдерде Гүзәл Сәгыйтова.
Шәһәрнең
җәмәгать киңлекләрендә уздырыла торган күпчелек чараларда да сурдотәрҗемәче һәм
тифлокомментатор катнаша. Бу Казан парклары һәм скверлары дирекциясе
инициативасы. Шәһәрдә хәйрия эшчәнлеген «Игелекле Казан» оешмасы координацияли.
Аның ярдәме белән инвалид балалар белән эшләү өчен волонтерлар әзерләү курслары
оештырыла.
Камилә
Вилданова