Татарстан Сочида булып үткән Бөтендөнья яшьләр фестиваленә актив җәлеп ителгән биш төбәк арасына керде. Чараны ябу тантанасында республика вәкилләренә «Дөнья яшьләре шәһәренә ачкыч» премиясе тапшырылды. Аппарат киңәшмәсендә ТР башкаласы мэры Илсур Метшин «Казан» кампусын оештыручыларга һәм аның эшендә катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Кампуста фестиваль көннәрендә күргәзмәләр, концертлар, осталык дәресләре һәм лекцияләр узган.
«Безнең өчен милли мәдәниятебезнең бер өлеше, республикага һәм башкалабызга хас үзенчәлекләр белән уртаклашу, үзебез турында сөйләү һәм кунакларны кызыксындыру мөһим иде. Халык һәм шәһәр белән танышу мәдәнияттән башлана. Ә мәдәниятебез шулкадәр уникаль ки, ул беркемне дә битараф калдырмый. Безнең кампус уздырылган чаралар белән күпсанлы фестиваль кунакларының игътибарын үзенә җәлеп итә алды», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы аппарат киңәшмәсендә.
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сүзләренә караганда, Казан павильонында көн саен 500 стакан татар чәе һәм 1000 данә чәкчәк сатылган. Кампуста калфаклар, түбәтәйләр, изүләр ясау, шулай ук шопперларны татар орнаменты белән бизәү буенча осталык дәресләре уздырылган. Павильонда шәһәрнең үзәкләштерелгән китапханә системасы тарафыннан татар әдәбиятыннан, Казан турында тарихи әсәрләрдән, шулай ук балалар әсәрләреннән торган китаплар күргәзмәсе оештырылган.
3 нче мартта ТР башкаласы кампусында яшьләр Сабантуйны билгеләп үткән, анда теләгән һәркем татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша алган. Ә 5 нче мартта павильон кунаклары өчен сәнгать осталары катнашында «Казан хәзинәсе» дип аталган концерт тәкъдим ителгән. Сәхнәдә Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев, республиканың атказанган артистлары Анастасия Макарова, Әмир Әхмәдишин һәм башкалар чыгыш ясаган.
Спикер фестивальдә катнашучылар арасында «Казан яшьләре» корнерының аеруча популяр булуын билгеләп үтте. Әлеге киңлектә шәһәрнең истәлекле урыннары сурәтләнгән һәм фотоларны мизгел эчендә бастырып алу мөмкинлеге белән фотозона оештырылган. Шунда ук уен мәйданчыгында теләгән һәркем «УРАМ» экстрим-паркы буйлап йөри алган. Теләкләр стенасы, кием күргәзмәсе һәм фиджитал-уеннар интерактив зонасы да кунаклар арасында зур кызыксыну уяткан.
«Доверие» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге фестивальдә «Тыңла» проектын гамәлгә ашырган, аның кысаларында белгеч белән бушлай консультацияләр оештырылган. 55 сәгать эчендә психологларга 83 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Күзәтүләр буенча, яшьләрне сайлау алдында калу, өметсезлек, мәхәббәт белән бәйле мәсьәләләр борчый.
«Казанның «Доверие» үзәгеннән «Тыңла» проекты белән тәкъдир ителүе юкка түгел. Проект Татарстан башкаласында очраклы рәвештә генә барлыкка килмәде. Тыңлый һәм ишетә белү, әңгәмәдәшкә карата хөрмәт һәм кызыксыну күрсәтү, конструктив чишелешләр табуда ярдәм итәргә омтылу – мәдәни кодыбызның мөһим өлеше. Шуңа күрә яшьләргә профессиональ психологик ярдәм күрсәтү буенча мондый проект илдә беренчеләрдән булып биредә пәйда булды», – диде Илсур Метшин.
Ул соңгы ике елда Казанда «Доверие» үзәге бүлекчәләре санының якынча ике тапкырга артуын ассызыклап үтте. «Безнең психологлар яшьләр фестивалендә катнашучылар өчен дә файдалы булып чыкты, бу бик яхшы», – дип, сүзен йомгаклады мэр.
Фестиваль көннәрендә Казан павильоны күренекле россиялеләрне җәлеп итү урынына әйләнгән. «Кампуста көн саен «Белем» җәмгыятеннән лекцияләр узды. Аларда Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, илнең спорт министры Олег Матыцин, Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова, танылган фигуралы шуучылар Роман Костомаров һәм Евгения Медведева, актерлар Сергей Безруков һәм Милош Бикович, телевидение алып баручысы һәм җырчы Ольга Бузова катнашты», – дип сөйләде Алия Заһидуллина.
Исегезгә төшерәбез, Казан павильоныннан тыш, Медаль мәйданында Мәскәү, Белгород өлкәсе, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Түбән Новгород кампуслары да эшләгән. 1 нче марттан 7 нче мартка кадәр Сочида узган Бөтендөнья яшьләр фестивале барлыгы 20 мең кешене, шул исәптән 190 илнең 10 мең вәкилен берләштергән. Фестивальдә мәгариф, фән, халыкара хезмәттәшлек, мәдәният, волонтерлык һәм хәйриячелек, спорт, бизнес, медиа һәм башка өлкәләрдән лидерлар катнашкан.